+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 октябрь 2022, 19:50

Башкортстан Башлыгы мобилизацияләнгәннәр янында Саратовта булды

Бүген Саратов өлкәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикадан мобилизацияләнгән якташларның хәрби укулар үткән урында булды.

Башкортстан Башлыгы мобилизацияләнгәннәр янында Саратовта булды
Башкортстан Башлыгы мобилизацияләнгәннәр янында Саратовта булды

Төбәк җитәкчесе хәрби хезмәткәрләрнең яшәү һәм операциягә әзерләнү шартлары белән танышты, сугышчылар белән аралашты һәм аларга махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә уңышлар теләде.

- Сезгә республикабыздан сәлам җиткерәм. Без барыбыз да сезнең өчен бик борчылабыз. Сезгә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Без сезнең белән бик горурланабыз. Сез - чын геройлар! Әлбәттә, без сезнең һәркайсыгызны туган йортларыгызда көтәбез. Үзегезне саклагыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы якташлар белән әңгәмәдә төбәктән мобилизацияләнгән халыкка, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм оештыруларын билгеләп үтте.

Төбәк җитәкчесе Башкортстан Башлыгының иҗтимагый башлангычлардагы киңәшчесе Евгений Гончаровны хәрби хезмәткәрләргә тәкъдим итте. Моннан тыш, республикада «Шәйморат» волонтерлык штабы эшли башлады, ул сугышчыларның гаиләләренә ярдәм итәчәге хакында белдерде. Аңа 8-800-201-89-03 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Радий Хәбиров белән әңгәмәдә халык туганнарына һәм якыннарына ярдәм итү, республика предприятиеләренең өзлексез эшләве, кредитлар һәм салымнар түләү, бүлекчәләрне җиһазлар һәм кием белән тулыландыру турында сораулар бирде.

- Сезгә кирәк булган барлык нәрсә турында безгә хәбәр итегез. Без бу бурычларны тиз арада хәл итәргә тырышачакбыз. Моның өчен барлык ресурсларны табабыз, – диде Радий Хәбиров.

"Бүген республикадан мобилизацияләнгән барлык якташлар яшәүче биш ноктага министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре чыгып киттеләр. Мин - Саратовка, калганнары Пенза, Свердловск, Саратов өлкәләренә һәм Татарстанга юлландылар. Урыннарда минем киңәшчеләрем дә бар.
Без аларның ничек урнашканнарын карарга теләдек. Бу - беренче. Чөнки, танырга кирәк, беренче көннәр бик авыр булды. Нәрсәдер әзер түгел иде, нәрсәдер юк иде. Әле чишәргә тиешле сораулар кала. Шуңа күрә башта Сарытау өлкәсе губернаторы Роман Викторович Басаргин белән очраштым. Ул нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләде, чөнки үзе бөтен нәрсәне яхшы аңлый.

Безнең егетләр монда бер ай чамасы булачак. Аларга йокларга урын, ашарга кайнар аш бар. Иң мөһиме - алар сугышка әзерләнә башладылар. Без якташларыбызга гуманитар йөк алып килдек һәм Командир белән бирегә мондый йөкләрне даими җибәрергә әзер булуыбыз турында килештек", - диде Радий Хәбиров.

"Кичә Сез Русия составына яңа регионнарның керүе турында килешүләргә имза салу тантанасында катнаштыгыз. Бу вакыйганың тарихи әһәмиятен ничек бәялисез?" - дигән сорауга ул болай җавап бирде: "Бу - бик озак көтелгән вакыйга. Мин Донбасста берничә тапкыр булдым, бу төбәкләрдә яшәүчеләрнең күбесен беләм. Соңгы сигез ел эчендә аларга бик авыр булды. Русия Президенты Владимир Владимирович Путин катлаулы карар кабул итте. Хәзер бу - безнең җир, без аны бергә яклаячакбыз."

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: