Ул тумышы белән Илеш районының Лаяшты авылыннан. Артур Дүртөйле районы Мәдәният сараенда эшләгән.
Ул әлеге вакытта Пенза шәһәрендә әзерлек үтә. Талантлы якташыбыз хезмәттәшләрен моңлы һәм матур җырлары белән сөендерә һәм Ватанны саклаучыларга патриотик рух өсти.
Әйе, безнең халык шатлыкта да, кайгылы вакытында да җырны юлдаш иткән. Илебездәге әлеге катлаулы вакытта да ил сагына басучыларыбыз күңелен җыр белән юата, патриотик рух, көч бирә.
Ә без аларның һәркайсына исән-имин йөреп, җырлый-җырлый кайтуларын теләп калабыз!
Фото: Скриншот видео