+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 октябрь 2022, 18:15

Радий Хәбиров: "Егетләр алдында баш иябез"

"Бөтен республика һәм Башкортстан халкы исеменнән Саратов өлкәсендә урнашкан егетләргә сәлам юлладым", - дип яза Башкортстан Башлыгы социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Радий Хәбиров: "Егетләр алдында баш иябез"
Радий Хәбиров: "Егетләр алдында баш иябез"


"Безнекеләр монда ике меңнән артык. Алар бер ай сугышка әзерләнәчәк. Безнең бурыч - аларга көнкүреш, туклану һәм башкалар белән мөмкин кадәр ярдәм итү.

Безнең егетләрне кабул иткән Саратов өлкәсе губернаторы Роман Викторович Бусаргинга аерым рәхмәтемне җиткерәм. Алар аның өчен туганнары кебек. Ул алар өчен барысын да эшли.

Беренче вакытта җиңел булмады. Хәзер билгеле бер тәртип бар. Безнең егетләр 5 төбәктә урнашты. Аларның барысында да бүген эшлибез, анда - минем команда әгъзалары. Мөһим: беренчесе – көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү. Икенчесе - мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм.

Тагын - егетләребез алдында баш иябез һәм хөрмәт белдерәбез! Гуманитар конвой алып килгәч, аларны алгы сызыкта күрермен дип өметләнәм", - дигән Радий Хәбиров.

Фото: В Контакте


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: