+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 октябрь 2022, 16:26

Башкортстан Журналистлар берлеген илдә иң актив бүлекчәләрнең берсе дип таныдылар

Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев: "Башкортстан Журналистлар берлеге – иң эре һәм актив төбәк берлекләренең берсе", - дип белдерде.

Башкортстан Журналистлар берлеген илдә иң актив бүлекчәләрнең берсе дип таныдыларБашкортстан Журналистлар берлеген илдә иң актив бүлекчәләрнең берсе дип таныдылар
Башкортстан Журналистлар берлеген илдә иң актив бүлекчәләрнең берсе дип таныдылар

23 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр Сочида «Бөтен Русия-2022» XXVI заманча журналистика форумы узды. Анда Башкортстан Республикасы делегациясе дә катнашты.

Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов «Медиайыйын» форумы, «Журфест», шулай ук Русиядәге беренче «Медиагеройлар узышы» һәм башка чаралар турында сөйләде. Башкортстанның Журналистлар берлеге рәисе Вәдут Исхаков иҗтимагый оешма эше турында сөйләде.

Башкортстан стенды янында курай көйләре яңгырады, кунаклар милли ризыклардан авыз итте.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас