

Шушы көннәрдә Нефтекамадагы телеканал халык «Монстр» дип атаган гадәти булмаган йорт турында сюжет төшергән.
Үз участогындагы бинаны үз белдеге белән архитектор булып киткән кеше чүплеккә ташланган материаллардан төзегән. Иске такталар, тәрәзәләр һәм башка чүп-чардан шактый зур бина килеп чыккан. Аның эчендә теплица урын алган.
Нефтекамадагы шәхси сектор районнарының берсендә яшәүчеләр чаң суга. Алар үзләре һәм балалары өчен курка. Биредә яшәүчеләр фикеренчә, корылма ныклы түгел һәм көчле җил чыкса, аларны башына төшәргә мөмкин. Алар берничә тапкыр Нефтекама хакимиятенә мөрәҗәгать иткән, әлегә җавап юк.