«Бердәм Русия» төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов хәбәр иткәнчә, 26 сентябрьдән барлык муниципалитетларда да Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы эшли башлады. Аның активистлары махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына һәм гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтә. Штабка 8-800-201-89-93 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
- 3 октябрьгә колл-үзәк төрле мәсьәләләр буенча 250дән артык шалтырату кабул итте, - дип билгеләп үтте Руслан Насретдинов. - Ярдәм күрсәтергә, яки волонтер булырга теләүчеләр бар.
«Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлекчәсе, шулай ук, Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәренә гуманитар йөк әзерләде.
Башкортстан Башлыгы штаб активистларына, шулай ук муниципалитет җитәкчеләренә мобилизацияләнгән халыкка һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүне оештырган өчен рәхмәт белдерде.
- Мин якташларыбызның сугышчан күнекмәләре мәйданнарына барган район башлыкларына бик рәхмәтле. Бергәләп без аларга сыйфатлы хәрби әзерлек өчен шартлар булдыруда ярдәм итәбез, - диде Радий Хәбиров. - Аларның туганнарына һәм якыннарына да шундый ук ярдәм күрсәтергә кирәк. Барлык муниципалитетларда мобилизацияләнгән гаиләләрнең тулы исемлеге булырга тиеш. Аларны безнең кайгыртучанлык белән чолгап алу мөһим.
Төбәк җитәкчесе шулай ук Башкортстан Мәдәният министрлыгына республика хәрбиләре алдында чыгыш ясау өчен артистлар һәм иҗат коллективларының агитбригадаларын формалаштырырга кушты.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте