

Төбәк Хөкүмәте Вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, 3 октябрьгә аграрийлар бөртекле һәм кузаклы культураларның 97 процентын эшкәрткән. 1986 елдан бирле беренче тапкыр республикада 5 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган, уртача уңыш - һәр гектардан 29,5 центнер.
- Соңгы дүрт елда техник паркны модернизацияләүгә, элита орлыклар һәм минераль ашламалар сатып алуга салынган акчалар нәтиҗәсендә шундый уңышка ирештек, - дип билгеләде Илшат Фазрахманов. - Бу сезонда һава шартлары безнең агросәнәгать комплексы потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Атна ахырына кадәр бөртекле культуралар буенча урып-җыю кампаниясен төгәлләргә планлаштырабыз.
Югары уңыш авыл хуҗалыгы продукциясе индексының яхшы динамикасын тәэмин итте. Гыйнвар-август нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 113,7 процентка җиткән, бу Русиядәге уртача күрсәткечтән (104,6 процент) югары.
Вице-премьер төбәктә терлекләр өчен ике еллык азык запасы хәзерләнгәнен өстәде. Аграрийлар майлы культуралар һәм шикәр чөгендерен җыюны дәвам итә.
Башкортстан Башлыгы республика аграрийларына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.
- Без, әлбәттә, 5 миллион тонна бөртеклеләр уңышын көттек. Бу - безнең авыл эшчәннәренең хезмәт нәтиҗәсе. Киләчәктә 6 миллион тонна күрсәткеченә омтылырга кирәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.