+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 Октября 2022, 07:20

Законга үзгәрешләр кертү нәрсә бирәчәк?

Башкортстанда республика законнарын федераль законнарга туры китерү өчен Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан «Башкортстан Республикасында дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында» Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» законы проекты эшләнде.

Законга үзгәрешләр кертү нәрсә бирәчәк?Законга үзгәрешләр кертү нәрсә бирәчәк?
Законга үзгәрешләр кертү нәрсә бирәчәк?


- Үзгәрешләр аукционда дәүләт яисә муниципаль милкен сату тәртибенә кагыла. Аерым алганда, аукционда катнашуга гаризаны аукционда бердәнбер катнашучы дип танылган бер генә кеше биргән булса, килешү дәүләт яки муниципаль милекне сатуның башлангыч бәясе буенча шундый кеше белән төзелә, - дип аңлатты җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәния Нәфыйкова.

Элегрәк законда аукцион узсын өчен заявкалар ким дигәндә ике кешедән бирелергә тиеш дип билгеләнгән иде.

Әлеге проектны кабул итү дәүләт милкен сатып алу процедурасын уңайлырак итәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас