

“Башкортстанда өлешчә мобилизация оешкан төстә үтә, военкоматларга чиратлар барлыкка килде, үзе теләп китүчеләр бик күп булды, – диде Радий Хәбиров. – Якташларыбызга зур рәхмәт. Без яугирләргә уңайлыклар тудыруда ярдәм итә алабыз, аларга азык-төлек җибәрсәк, яхшы булачак. Хакимият башлыклары үз якташлары янына бер ай эчендә ике тапкыр барып, аларга ниндидер көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә ала. Мобилизацияләнгән гаиләләргә дә ярдәм итәргә кирәк”, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы ярдәм күрсәтү өчен мобилизацияләнгән гаиләләрнең реестрын төзергә кушты.
“Монда бик сизгер булырга кирәк. Барлык муниципалитетларда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре реестрын булдыруны сорыйм. Бу алай ук катлаулы түгел, – диде Радий Хәбиров. – Бездә көндәлек ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән штаб булдырылды”.
Радий Хәбиров киңәшмәдә Хөкүмәткә республиканың мобилизацияләнгән гражданнарына һәм аларның гаиләләренә планлы ярдәм күрсәтүне оештырырга кушты.
“Безнең өстән беркем дә республикабызның социаль-икътисади тотрыклылыгын тәэмин итү бурычын төшерми. Чыгым йөкләмәләрен игътибар белән карауны сорыйм. Билгеле бер кыенлыкларга әзерләнергә, аларга һәрвакыт әзер булырга кирәк”, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда махсус хәрби операция зонасына чыгу өчен агитбригадалар булдырачаклар. Мондый йөкләмәне Радий Хәбиров мәдәният министры Әминә Шәфыйковага бирде.
– Агитбригадалар оештыруны сорыйм. Мин егетләр белән сөйләштем, алар, тыңларга вакытыбыз бар һәм сагынабыз, диде. Шуңа күрә, минемчә, безнекеләр күп булган һәр ноктада бу айда икешәр чыгыш оештырырга кирәк. Кайбер артистлар үзләре минем белән элемтәгә чыкты, – диде республика Башлыгы.
Бу атнада Истанбулда бизнес-партнерлар өчен Башкортстан Республикасын тәкъдим итү булачак.
“Төркиядә республиканың 39 предприятиесе бизнес-миссия алып бара. Яхшы нәтиҗәләр бар. Белоретның “Урал пружина заводы” тендер отты, һәм бүген иртән вагоннар өчен Башкортстан пружиналар озату контрактына кул куйды. Бу – бик яхшы казаныш”, – диде Радий Хәбиров.
Ул хәбәр итүенчә, бу юлы идарә командасы презентациягә бармаячак. “Без шулай хәл иттек, чөнки безнең бурычлар күп, һәм аларны монда хәл итәчәкбез. Әмма бизнес һәм тышкы икътисади мөнәсәбәтләр даими үсәргә, без даими рәвештә яңа партнерлар эзләргә тиеш”, – дип билгеләде республика Башлыгы.
Узган атнада Уфада узган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәкләренең VI Бөтенрусия форумында Башкортстан үзәге “Иң яхшы МФЦ” номинациясендә “Иң яхшы төбәк челтәре” конкурсында җиңүче булды һәм “Иң яхшы МФЦ практикасы” категориясендә иң яхшы проект дип табылды.
Радий Хәбиров МФЦ хезмәткәрләренә бу эшләре өчен рәхмәт белдерде, хезмәтләр оператив рәвештә күрсәтелә, ә көтү вакыты 20-30 минуттан ике минутка кадәр кимеде, дип билгеләде ул.
“Ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз, даими рәвештә халкыбызга яңа продуктлар тәкъдим итегез, шул вакытта алга таба хәрәкәт булачак”, – дип ассызыклады республика җитәкчесе.
“Инцидент-менеджмент” системасы мәгълүматлары буенча, республикада яшәүчеләрнең күбесе җылылык булмауга зарланган, гәрчә җылыту сезоны башлану турындагы карарны бүгенге көнгә барлык муниципалитетлар кабул иткән.
Торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Палтусов һәм вице-премьер Алан Марзаев аңлатуынча, системаны җайга салуга ким дигәндә бер атна таләп ителә.
Республика Башлыгы аңа 10 октябрьдә җылылык бирелү турында хәбәр итәргә кушты. “Нәкъ менә сезгә системаны җайга салуны тәмамларга мөмкинлек бирә торган җылы атна көтелә”, – диде ул.
Узган атнада республика халкы өчен, бөтен илдәге кебек үк, мобилизация мәсьәләсе иң актуаль булды. Бу тема буенча ЦУРга 3409 хәбәр килгән (алдагы җиде көндә әлеге тема буенча – 724). Яугирләрнең якыннары еш кына мобилизация, эш урыннарын саклау, ипотека һәм кредит ташламалары, шулай ук чакыру тәртибе белән кызыксынган. Бу хакта Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарә башлыгы Елена Прочаковская сөйләде.
“Сорауларның күбесенә җавап бирелде. Федераль дәрәҗәдә хәл ителә торганнары ачык кала. Мәсәлән, мобилизацияләнүче милек салымын ничек түли? Әлегә федераль үзәк карарын көтәбез. Ординатура һәм аспирантурага кагылышлы мәсьәләләр дә ачык калды”, – диде Елена Прочаковская.
Фәнүз МӘХМҮТҖАНОВ.