+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 октябрь 2022, 17:06

"Без Шәйморатов исемендәге батальон сугышчылары белән горурланабыз..."

Бүген, 4 октябрьдә, Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә яраланган Миңнегали Шәйморатов исемендәге Башкортстан батальоны сугышчылары һәм аларның гаиләләре белән очрашты.

"Без Шәйморатов исемендәге батальон сугышчылары белән горурланабыз..."
"Без Шәйморатов исемендәге батальон сугышчылары белән горурланабыз..."
Очрашуда Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар йөк формалаштыру, яралыларны дәвалау һәм реабилитацияләү, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

- Без Шәйморатов исемендәге батальон сугышчылары белән горурланабыз, алар үзләренең хәрби бурычларын кыю үтиләр, – диде Радий Хәбиров. - Республика алга таба да хәрби хезмәткәрләргә һәрьяклы ярдәм күрсәтәчәк. Ә яраланган егетләрне безнең госпитальләрдә дәвалыйбыз.

Башкортстан Башлыгы белән әңгәмәдә шәйморатовчылар республика җитәкчелегенә батальонны яхшы матди-техник җиһазлаган өчен рәхмәт белдерделәр. Алар шулай ук егетләрне сугышчан контакт линиясендә тәэмин итүгә кагылышлы берничә мәсьәләне билгеләделәр.

- Якын көннәрдә без чираттагы гуманитар колоннаны сезнең хәрби часть урнашкан урынга җылы әйберләр, йокы капчыклары, медицина препаратлары, азык-төлек продуктлары җибәрәчәкбез, - диде Радий Хәбиров. - Уфада Шәйморатов, Доставалов батальоннарыннан яраланган кешеләрне һәм «Барс» отрядларын дәвалау өчен безнең бер дәваханә базасында тәҗрибәле табиблар белән хирургия госпитале оештырырга ниятлибез. Моның өчен безнең барысы да бар – безнең медицина технологик яктан яхшы җиһазландырылган, табибларның кирәкле тәҗрибәсе бар, шул исәптән кыр хирургиясе - аларның күбесе Донбасста булды инде.

Башкортстан Башлыгы Русия Оборона министрлыгыннан төбәкнең медицина учреждениеләрендә яраланган сугышчыларны дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре турында сөйләшергә ниятләвен билгеләп үтте.

- 11 октябрьдә, Республика көнендә, без Уфаның Совет мәйданында Русия Герое, легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Минегали Шәйморатовка һәйкәл ачачакбыз. Уфада булган сугышчыларны һәм аларның туганнарын бу тантанага чакырам, - диде Радий Хәбиров.

Очрашу ахырында төбәк җитәкчесе хәрбиләргә истәлекле бүләкләр – кул сәгате тапшырды.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: