+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 октябрь 2022, 16:02

Дүрт кызның гомерен өзгән иде...

Ниһаять, Бакалыда булган коточкыч җинаятьне тикшерү тәмамлана. Суд ни дияр?

Дүрт кызның гомерен өзгән иде...Дүрт кызның гомерен өзгән иде...
Дүрт кызның гомерен өзгән иде...

"Бакалы районында коточкыч фаҗига булды. Исерек килеш "Audi A5" машинасына идарә иткән бәдбәхет, башкача атый алмыйм, дүрт кызны бәрдергән — барысы да һәлак булган. Мин бу хәлне шәхси контрольгә алам һәм төгәл әйтәм: бәдбәхет җәзасын алачак“, — дигән иде бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Дүрт кызның гомерен һәлак иткән "Ауди А5" шоферы шушы көннәрдә суд каршына басачак.

Эш материаллары буенча, 2022 елның 18 июлендә иртә белән исерек 23 яшьлек машина йөртүче тизлекне арттырган, юлның сул ягына киткән һәм дүрт яшь кызны бәрдергән, аларның берсенең 18 яше дә тулмаган булган.

Җәяүлеләр шул урында һәлак булган. Гаепләнүче үз гаебен таныган. Җинаять эше асылда карау өчен Чакмагыш районара судына җибәрелгән.

Аңа 15 елга кадәр төрмә яный.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас