

Тантаналы чараның башында Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырады.
- Гражданнар оборонасы - җайга салынган һәм нәтиҗә күрсәткән система булып тора. Ул форс-мажор вәзгыятьләр килеп чыкканда ашыгыч ярдәм күрсәтә. Гражданнар оборонасының роле хәзерге вакытта - кешеләр тормышы глобаль куркыныч белән очрашканда аеруча ачык күренә. Хезмәт ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм! Барыгызга да тынычлык, сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим! - диде Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Идрисов шулай ук ветераннарны бәйрәм белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, глобаль әлеге шартларда гражданнар оборонасын камилләштерү һәм алга таба үстерү мәсьәләләре - бик актуаль.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров билгеләп үткәнчә, халыкның гомум иминлеге һәм җаваплылыгы гражданлык оборонасы системасының нәтиҗәле үсешенә хезмәт итә!
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика ветераннар советы рәисе Валерий Мәрванов ветераннарның яшь буын белән тыгыз элемтәдә торуы мөһимлеген ассызыклады.
Атказанган һәм уңышка ирешкән хезмәткәрләр, белгечләр һәм ветераннар медальләр һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чара патриотик концерт номерлары белән тәмамланды.