

4 октябрьдә Республика белән идарә итү үзәгендә Радий Хәбиров шәһәр һәм район башлыклары, Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә - өлешчә мобилизацияләүне оештыру, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре.
Башкортстан Башлыгы муниципалитет җитәкчеләренең хәрби комиссариатлар белән берлектә башкарылган эше өчен рәхмәт белдерде.
- Мөһим бурычларның берсе - мобилизацияләнгән якташлар белән элемтәдә тору. Безнең егетләр өчен хәзер ике төшенчә мөһим - гаделлек һәм хөрмәт. Хәрби алымнарны камилләштерү урыннарында булган, кирәкле әйберләр һәм җиһазлар алып кайтуны оештырган район башлыкларына рәхмәтлемен, - диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе сугышчыларны әзерләү өчен уңайлы шартлар тудырырга, аларны махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен кирәкле барлык нәрсәләр белән тәэмин итәргә кирәклеген билгеләп үтте.