+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 Октября 2022, 05:09

Урам “сәүдәгәрләре”н нәрсә көтә?

Үз участогында бәрәңге, яшелчә-җимеш үстереп сатучылар киләсе елдан дәүләт тарафыннан нинди ярдәмгә өмет итә ала?Башкалабызның “Чәй төрү фабрикасы” тукталышы янәшәсендә сәүдә итүче Сәвия апаны 20 елдан артык беләм. Без башкалага күчеп килгән елларда ул биредә чикләвек сата иде. Аның сәүдә ноктасы да күтәрмәле утыргычтан гына гыйбарәт. Шушы бәләкәй генә витринасында ул соңгы елларда чикләвек белән генә чикләнмичә, бәрәңге, яшелчә дә сата башлады. Еш кына аның янына, олы сумкасын “товар” белән тутырып, бер ир кешенең дә килгәләгәнен очратканым булды. Сәвия апаның үз сатып алучылары да байтак икән. Иртәгә, алдагы көннәрдә нәрсә белән сату итәсен дә аларга хәбәр итеп куя. Җәйдән көзгә кадәр, аннары бакча эшләнмәләре белән кыш айларында да сәүдә итү өчен “товар”ны каян алуы белән кызыксындым. Пенсия яшендәге әбекәй урам сәүдәсе белән шәһәрдә яшәүче, авылда бакча үстерүче туганнарына да ярдәм итә. Сәвия апаның бу шөгыле зур “кооперация”не тәшкил итә. Берәүләре үстерә, икенчеләре аңа сату өчен китерә, кемдер техника белән ярдәм итә. Исәпләп карасаң, шушы әбекәй артындагы шәхси ихата, бакча-дача хуҗалары башкалада яшәүче күпме кешене сыйфатлы яшелчә-җимеш, бәрәңге белән тәэмин итә!Статистика гына түгел, соңгы елларда крестьян ихаталары һәм бакчачылык ширкәтләрендә җитештерелгән продукция ил халкын азык-төлек белән тәэмин итүдә ышанычлы булуын күрсәтте. Рәсми мәгълүматларга караганда, илебездә 58 меңнән артык бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәсе теркәлгән. Алар карамагындагы җир мәйданы 1,7 миллион гектарга якын тәшкил итә. Ә инде соңгы Авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе нәтиҗәләре буенча, Русиядә шәхси хуҗалыклар саны 16,6 миллионга җиткән.Телгә алынган категориягә караучы хуҗалыкларда җитештерелгәнне сатып алучыга тәкъдим итүдә нинди каршылыклар бар? Авылда һәм бакчачылык ширкәтләрендә бәрәңге һәм яшелчә культуралары үстерүне дәртләндерүдә дәүләт нинди ярдәм күрсәтә?

Урам “сәүдәгәрләре”н нәрсә көтә?Урам “сәүдәгәрләре”н нәрсә көтә?
Урам “сәүдәгәрләре”н нәрсә көтә?

Авылдагы көзге муллык шәһәр урам­нарында да чагыла. Билгеле, сүз шәһәр читендәге дачада булсынмы, бакчадамы — җирдә үскән яшел­чә-җимешләр турында. Корылык булса да, бәрәңге дә уңды быел. Әйткән­дәй, республиканың аграр ведомство белешмәсеннән күренүенчә, барлык җитештерелгән бәрәңге һәм яшелчә­нең бездә 86 проценты — телгә алынган категориядәге берәм­лекләр өле­ше. Шушы ук чыганакка караганда, мәсәлән, үткән елда республикада игелгән тулай бәрәң­генең, ягъни 751 мең тоннаның 648,3 мең тоннасы — шәхси крестьян хуҗалык­ларына, тәүге дәрәҗәдәге бакчачылык ширкәтләре­нә карый. Шул ук вакытта, республи­каның төрле категориядәге базарларында, сәүдә мәйданчыкла­рында соңгы елларга кадәр читтән кертелгән бәрәңге дә күп урын биләде. Билгеле, үзебездә җитештерелгәнне генә сатып алырга кирәк, дип, башкортстанлыларны беркем дә үгетләргә җыен­мый. Бигрәк тә эре сәүдә челтәр­лә­ренең халыктан сатып алынган бә­рәңге, яшелчәгә таләбе катгый. Сатып алынасы продукциянең товар йөзе дә, хәтта билгеле бер зурлыктагы стандартларга туры килүе зарур. Авыл кешеләре, бакча хуҗалары үз продук­цияләрен ничек “калибрлап” утырсын инде?!
Күптән түгел Русия Хөкүмәте вице-премьеры Виктория Абрамченко үзәк матбугатта игътибарга лаек тәкъдимен белдерде. Федераль чиновник, халыкка үзе үстергән яшелчә һәм җимешне кибетләр аша сатарга рөхсәт итәргә кирәк, дигән фикердә. Бу хәбәрне ишеткән авыл кеше­ләренең күбесе, ихтимал, эчтән генә “Авызыңа бал да май”, дип куйгандыр, шәт. Ләкин бер “әднәкәсе” бар: сәүдәгә тәкъдим ителәсе продукциянең сыйфатын тоткарлыксыз бәяләү хокукына ия булу өчен бакча хуҗасы үз­мәшгуль (самозанятый) статусына ия булырга тиеш.

Белешмә. Русиядә ­җитеш-
­­терелгән тулай яшелчә һәм җиләк-җимешнең — 25, бә­рәң­генең 60 процентына кадәре — шәхси ихаталар өлеше. Экспертлар фикеренчә, заманча җиһаз­ландырылган саклагычлар җитәр­лек дәрәҗәдә булса, илдә ел саен 1,5 елга җитәрлек “икенче икмәк” үстерү мөмкинлеге бар.

Беренче карашка, аңламаслык хәл: илнең крестьян хуҗалыкларында җитештерелгән продукция сәүдә үзәк­ләрендә, атап әйткәндә, эре челтәр­ләрдә бөтенләй диярлек урын алмаган. Көнбатыш илләре санк­цияләренә кадәр урнашып калган хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, һаман да читтән кертелгән бәрәңге, яшелчә-җимеш өстенлек алган. Ә ни өчен федераль һәм еш кына төбәк сәүдә челтәр­ләрендә урында үстерелгәне, җитеш­те­релгәне урын алмый? Бу сорауга Русия Бакчачылар берлеге идарәсе әгъзасы Андрей Туманов болай дип аңлатма бирә:
— Күмәртәләп сатуга махсуслашкан сәүдә челтәрләре товар-продукцияне зур партия белән һәм кабул ителгән стандарт таләпләре буенча гына сатып ала. Ә шәхси ихаталарда үстерелгән продукция бу таләпләргә җавап бирә алмый. Икенчедән, крестьян бакчасында үстерелгәннең сыйфатын тикшерү дә мәшәкатьлерәк. Яшелчә-җимешнең кайда, ничек һәм нинди ашлама кулланып үстерелүен ачыклау да кирәк. Анысы да товарны сатып алучы сәүдә предприятиесе өчен өстәмә чыгым таләп итә. Сер түгел, шәхси хуҗалыкларда да уңыш күләменә йогынты ясаучы химик ашламаларны кулланырга өйрәнделәр. Бер кибет тә яшелчәләрдәге нитрат микъдарын ачыкламыйча аларны сату өчен кабул итә алмый. Димәк, үзмәш­гуль статусына ия булган крестьян ихаталары хуҗаларына супермаркетларга үтеп керү җиңелдән түгел, — ди федераль чиновник.
Шәхси хуҗалыклардан дача бакчачылары да калышмый. Соңгылары үз продукциясе белән шәһәр урамнарында беренче кар төшкәнче сәүдә итә. Югарыда мисал итеп алынган Сәвия апа кебек урам сәүдәгәрләрен ничек берләштерергә була, гомумән, алар моңа мохтаҗмы?
Проблеманы федераль дәрәҗәдә өйрәнүче экспертлар, әлеге катего­риядәге “бизнесмен”нарның эшен җайга салу, дәртләндерү өчен авыл кооперативлары институтын үстерергә кирәк, дигән фикердә. Ул чагында кооператив башлыгы, сәүдә мониторингын өйрәнеп, үз канаты астындагы бакчачыларга нәрсәне һәм күпме күләмдә үстерү кирәклеген, технологияне дөрес куллану һәм ашламаны ничек кертү тәртибен аң­латачак. Ә инде сәүдәне оештыру һәм түләү мәсьәләләре аның үз җаваплылы­гында калачак.
Башкортстанда бакчачылыкны һәм шәхси ихаталарда яшелчә-җимеш, бәрәңге һәм башка продукция җитештерүне арттыруга булышлык итүче чаралар арасында кооперацияне үстерү мөһим юнәлешләрнең берсе буларак кабул ителде.

— Республикада мондый кооперативлар арасында уңышлы эшләүче­ләр аз түгел, — диде күптән түгел республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Әлеге берәмлекләр халыктан сатып алынасы продукциягә заявка бирә. Кооперациягә берләшеп эш итүнең отышлы яклары күп. Чөнки эшкәртүгә сатып алынган чимал өчен кооперативка дәүләт тә өстәмә түли. 2021 ел йомгаклары буенча, мәсәлән, авыл хуҗалыгы кооперативлары тарафыннан халыктан 1 мең тонна бәрәңге, 1,1 мең тонна яшелчә (“борщ җыелмасы”) һәм 400 тонна башка төрле яшелчә-бакча культуралары сатып алынды. Хәзер участогы булган һәркем үзе үстергәнне бернинди салымнар түләмичә дә сатарга хокуклы. Иң мөһиме — үзе җитештергәнне сату өчен продукцияне шәхси хуҗа­лыгында һәм башка кешеләр хезмәтен җәлеп итмичә җитештергәнлеге турында урындагы хакимияттән яисә бакчачылык ширкәтеннән белешмә генә кирәк булачак.
Гомумән, соңгы ике-өч елда аграр җитештерүдәге әлеге берәмлекләр эшчәнлеген дәртләндерү максатында республика Хөкүмәте тарафыннан игътибарга лаек берничә чара үткә­релде. Сәүдә базарында импорт өлешен киметү белән бер­рәттән, алар шәхси ихаталарда, бакчачылык шир­кәтләрендә беренче чиратта яшелчә-җимеш, бәрәңге үс­терүне арттыруга зур йогынты ясады.

Шунысы да игътибарга лаек: Русия Хөкүмәте әлеге категориядәге берәм­лекләргә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтүнең яңа юнәлешләрен бил­геләде. Киләсе елдан башлап, мәсә­лән, үзмәшгуль булып теркәлгән гражданнар үз бакчаларында үстер­гән яшелчә һәм бәрәңге өчен субсидия­ләргә ия булачак. Аның ике юнәлеше билгеләнә. Яшелчә һәм бәрәңге орлыгы җитештерүгә ставка күләме бер гектардан башлана. Ә инде сату өчен ачык грунтта үстерелгән бәрәңге һәм яшелчә үстерүгә тотынылган чыгым­нар­ның 30 процентын субсидияләү планлаштырыла.

“Агроконтракт” юнәлешенең дә киләчәге перспективалы булыр дип көтелә. Ул бакча хуҗалары һәм чималны эшкәртүче арасында ике яклы килешү төзүдән гыйбарәт. Әйтергә кирәк, әлеге чара, нигездә, яшелчә һәм бәрәңге орлыгы җитештерү­челәргә кагыла. Гомумдәүләт проекты кысаларында эшкәртүче предприятие үзмәшгуль статусына ия булган берәмлекләргә орлык сатып алырга ярдәм итә. Уңыш җыю тәмамлангач, дәүләт чыгымнарның 50 процентына якынын кайтарып бирә.

Бакчачылык ширкәтләрендә озак еллар дәвамында хәл ителмәгән тагын бер проблема да “урыныннан кузгатылды”. Анысы — инфраструктура мәсьәләләре. Әйткәндәй, быел яз көне республика бакчачылары форумы да аграр сәясәттәге әлеге юнә­лешнең мөмкинлекләре зур булуын күрсәтте. Хөкүмәт җитәкчелеге белән очрашуда бакча участокларында инженерлык системасы корылмаларын яңарту, яңаларын төзү буенча җитди сөйләшү булды. Чыгымнарның байтак өлешен республика казнасыннан субсидияләү яхшы нәтиҗә бирде. Субсидияләү, шулай ук, республикада бакчачылык белән шөгыльләнүче, эшчәнлеге коммерция белән бәйле булмаган ширкәтләргә дә биреләчәк. Әлеге категориядәге ширкәтләрдә инженерлык системасын тәэмин итүгә тотынылган чыгымнарның 50 процентына кадәрен республика казнасыннан кайтарып алу мөмкинлеге бар.
Башкортстан, нигездә, үз халкын урында җитештерелгән төп азык-төлек продукцияләре белән тәэмин итә. Бу турыда республика Башлыгы Радий Хәбиров март аенда башкалабыз Уфада узган Халыкара аграр форумда белдергән иде. Шул ук вакытта, республиканың аграр сәясәтендә җитештерүне аграр предприя­тие­ләрдә генә түгел, ә шәхси хуҗалык­ларда төрле статустагы бакчачылык-яшелчәчелек ширкәтләрендә дә үстерүгә мөһим игътибар бирелә. Соңгыларының эшчәнлеге республика халкын сыйфатлы һәм экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итүгә дә, шулай ук, крестьян хуҗалык­ларының керемен арттыруга да булышлык итәчәк. Ә инде дәүләт тарафыннан өстәмә ярдәмгә дәгъва итүче­ләргә язга кадәр үзмәшгуль статусына ия булырга кирәк.

Олег Төхвәтуллин.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас