+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 октябрь 2022, 11:10

Андрей Назаров Хөкүмәт киңәшмәсендә йөкләмәләр бирде

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров соңгы геосәяси вакыйгаларга, шулай ук икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм итүгә бәйле федераль яңалыкларга кагылышлы берничә йөкләмә бирде.

Андрей Назаров Хөкүмәт киңәшмәсендә йөкләмәләр бирде
Андрей Назаров Хөкүмәт киңәшмәсендә йөкләмәләр бирде

Президент Владимир Путин тарафыннан Русия Федерациясе составына Донецк һәм Луганск халык республикалары, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләре керүе турында килешүләр имзалангач, Андрей Назаров алдагы бурычларны куйды.

- Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгыннан республиканың Русиянең яңа субъектлары белән мөмкин булган төбәкара багланышларын үстерү мәсьәләләрен эшләүне һәм тиешле тәкъдимнәр кертүне сорыйм, - диде Премьер-министр. - Бу - уйлап эшләнгән һәм стратегик яктан дөрес карар. Ниһаять, туганнарыбыз тарихи Ватанга, Бөек Русия халыкларының тату гаиләсенә кайта.

Федераль власть органнары тарафыннан ил Президенты игълан иткән өлешчә мобилизация кысаларында процессларны оештыру эше алып барыла. Узган атнада оборона-сәнәгать комплексы оешмаларында эшләүче гражданнарга чакырудан кичектерү бирү кагыйдәләре расланды. Бу категориягә дәүләт оборона заказын үтәүдә катнашучы җитәкчеләр, белгечләр һәм эшчеләр эләгә. Мондый хезмәткәрләр исемлеген эш бирүчеләр турыдан-туры чакыру комиссияләренә җибәрә.

- Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгыннан республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре тарафыннан тиешле исемлекләрне формалаштыруны аерым контрольгә алуны сорыйм, - диде Андрей Назаров.

Русия Хөкүмәте тарафыннан күпбалалы гаиләләргә ярдәм программасын озайту турында карар кабул ителде, алар ипотека буенча 450 мең сум акча алырга мөмкин. Кредит килешүен төзү срогы 2024 елның 1 июленә кадәр озайтыла. Бу максатларга федераль бюджетта 90 миллиард сум акча салынган. Шулай ук, бу елдан илдә "Герой-ана" исеме булдырылды. Ул 10нан артык бала тудырган һәм тәрбияләгән хатын-кызларга биреләчәк. «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән герой аналарга һәм ата-аналарга бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләкләр түләүгә федераль бюджетта 31 миллион сумга якын акча каралган. Хөкүмәт җитәкчесе төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына күпбалалы гаиләләр белән тиешле эш оештырырга кушты.

Русия Хөкүмәте тарафыннан сәнәгать технопарклары инфраструктурасын үстерүгә ярдәм программасы эшли башлады. Акцент электроника чыгаруга махсуслашкан резидент компанияләргә эшләнгән. Яңа программаны 2025 елга кадәр финанслау күләме 7,2 миллиард сум тәшкил итә. Һәр төбәк бу максатларга ел саен өч ел дәвамында 300 миллион сумга кадәр акча ала алачак. Премьер-министр Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгына тиешле эш оештырырга кушты.

Бөртекле культуралар җитештерүгә һәм сатуга чыгымнар өлешен каплауга федераль бюджетта 10 миллиард сум каралган. Акчалар 64 төбәккә бүленәчәк.

- Башкортстанга 586 миллион сум бүленә. Монда без - илдә өченче. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан әлеге акчаларны тулысынча һәм билгеләнгән вакытта үзләштерү мәсьәләләрен контрольгә алуыгызны сорыйм, - дип билгеләде Хөкүмәт җитәкчесе.

Авылда һәм кече шәһәрләрдә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү өчен 46 төбәккә 3 миллиард сумнан артык акча бүленә. Махсуслаштырылган автомобильләр, ультратавыш диагностикасы аппаратлары һәм рентген комплекслары сатып алу күздә тотыла. Акчаларның бер өлеше тиз төзелә торган модуль конструкцияләрен төзү һәм медицина учреждениеләрен капиталь ремонтлау өчен билгеләнгән.

- Безнең республикага 84 миллион сумнан артык акча бүленәчәк. Сәламәтлек саклау министрлыгына федераль акчаларны үз вакытында үзләштерүне тәэмин итәргә кирәк, - дип бурыч куйды Премьер-министр.

Юл техникасы сатып алуга субсидияләнүче кредитлар күләме 30дан 120 миллиард сумга кадәр артты, ул өстенлекле импорт продукциясе исемлегенә керә. Бу юл инфраструктурасы төзелеше темпларын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Андрей Назаров Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мәгълүматны республиканың юл-төзелеш оешмаларына җиткерергә кушты.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: