

Бу хакта Башкортстан Башлыгы социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итте.
Беренчесе программа - авыл ипотекасы. Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, республика авыл ипотекасы кысасында алынган займнар өлеше буенча илдә беренче урында тора. Авыл ипотекасы ярдәмендә Башкортстандагы 6 меңгә якын гаиләнең торак шартлары яхшыртылды.
Икенчесе программа - авыл территорияләрен комплекслы үстерү. Әлеге программа кысаларында финанслау күләме буенча республика - Русиядә икенче. Торак йортлар, медицина учреждениеләре, ФОКлар, парклар төзергә нәкъ шушы программа мөмкинлек бирә.
Шулай ук төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Михаил Мишустинга республиканың 1986 елдан беренче тапкыр 5 миллион тонна ашлык җыеп алуы турында әйтте.