

Сәламәтлек проблемаларын ачыклау һәм даими кайгыртуга мохтаҗ булган кешеләр медик-социаль экспертиза тарафыннан билгеләнә. Шундый авыру туганнарын караган кешеләр өлешчә мобилизациядән кичектерү алырга мөмкин.
Бу хакта “Башкортстан буенча медицина-социаль экспертиза бюросы” федераль казна учреждениесенең баш белгече Елена Сафронова белдерде. Менә кайбер сорауларга җаваплар.
- Инвалид туганын даими карау кирәклеге турында белешмәне ничек алырга?
- I группа инвалид туганын караучыга инвалидлык билгеләгән медицина-социаль экспертиза бюросына, яки инвалидның яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итәргә һәм кирәкле документларны тапшырырга кирәк.
Инвалидлыкның II яки III группасына ия, яки инвалидлыгы булмаган якын туганын караучыга туганының яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда, медик-социаль экспертизага юллама рәсмиләштерелеп, электрон рәвештә медик-социаль экспертиза бюросына тапшырылачак.
- Даими тәрбиягә мохтаҗлык турында бәяләмә алу өчен медик-социаль экспертиза бюросына нинди документлар бирергә кирәк?
- Болар түбәндәгеләр:
гариза,
хәрби комиссариаттан повестка,
инвалидлык турында белешмә,
кеше белән туганлыкны раслаучы документ (никах турында таныклык, туу турында таныклык),
армиягә чакырылучы һәм инвалид паспортлары,
армиягә чакыручы һәм инвалид СНИЛСлары.
Медицина-социаль экспертиза бюросының “кайнар элемтә” телефоны: 8 (347) 286-11-25
Гражданнар белән хезмәттәшлекнең бердәм контакт-үзәге: 8-800-6-000-00
Медицина-социаль экспертиза бюросының рәсми сайты: https://www.02.gbmse.ru/
Фото: Башкортстан буенча Медицина-социаль экспертизаның төп бюросы