

Алар арасында - хәрби кафедраларны тәмамлаучылар да, Русия Кораллы Көчләрендә офицер дәрәҗәсендә хезмәт иткәннәр дә бар.
Мобилизацияләнүчеләрне озату тантанасында Башкортстан хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы, полковник Сергей Нетунаев, һава-десант гаскәрләре ветераны Радик Габидуллин, шулай ук дини конфессияләр вәкилләре катнашты.
"Сезгә үзегезне һәм кул астында эшләүчеләрне уңышлы әзерләвегезне телим. Иң мөһиме, туган республикага исән-сау кайтыгыз, - дип теләде полковник Нетунаев.
Фото: "Башинформ" агентлыгы