

Башкортстан Республикасы көнендә - 11 октябрьдә Уфада берничә чара узачак. Совет мәйданында Русия Герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу тантанасы булачак. Шулай ук бәйрәмдә "Геройлар вакыты" - беренче бөтенрусия патриотик җыр фестивале финалы һәм Башкортстанның "Үлемсез дан өчен туган" сәнгать осталары концерты узачак.
Тантаналы чаралар вакытында Совет урамында (Зәки Валиди урамыннан Октябрь революциясе урамына кадәр) һәм Пушкин урамында (Цюрупа урамыннан Ленин урамына кадәр) транспорт хәрәкәте ябылачак. Ябылу 10 октябрьнең 23:00 сәгатеннән 12 октябрьнең 01:00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк.
Чикләүләр вакытында җәмәгать транспорты маршрутларының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк. Аның белән слайдта танышырга була.