+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 октябрь 2022, 15:13

“Легпром-2022” форумында дәүләт бүләкләре тапшырылды

Андрей Назаров тарафыннан җиңел сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

“Легпром-2022” форумында дәүләт бүләкләре тапшырылды“Легпром-2022” форумында дәүләт бүләкләре тапшырылды
“Легпром-2022” форумында дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бүген, 7 октябрьдә, Уфаның “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексында Башкортстан Хөкүмәте, Сә­нәгать, энергетика һәм инно­вацияләр министрлыгы тарафыннан Башкортстан күргәз­мәләр компаниясе ярдәме белән оештырылган “Легпром-2022” җиңел сәнә­гать форумы кысаларында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстан Республикасының алдынгы җиңел сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

"Русия Федерациясенең текстиль һәм җиңел сәнәгатенең атказанган хезмәткәре" исеменә "Эшче кием комбинаты" генеральный директоры киңәшчесе Михаил Цукерман, «РиаПласт" компаниясенең тегү-әзерләү цехы башлыгы Людмила Музыкычко, "ИСКОЖ" текстиль фабрикасы трикотаж эшләнмәләре бәйләүчесе Галина Семенова, "Эшче кием комбинаты"ның тегү җиһазлары операторы Әлфия Әхмәрова һәм һәм "Учалы тегү фабрикасы"ның тегү җиһазлары операторы Роза Бекишева лаек булдылар.

“Легпром-2022”нең максаты – Русия базарында үзебезнең текстиль һәм җиңел сәнәгать товарларын күрсәтү һәм көндәшлекне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру, текстиль һәм җиңел сәнәгать җиһазларын һәм эшләнмәләрен җитештерүчеләр, тәэмин итүчеләр һәм заказ бирүчеләр арасында элемтәләрне оптимальләштерү.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас