+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Октября 2022, 10:05

Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылуны туры эфирда күрсәтәчәкләр

Республика көненең төп вакыйгасы Уфадагы Совет мәйданында Миңнегали Шәйморатовка күптән көтелгән һәйкәл ачылу булачак.

Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылуны туры эфирда күрсәтәчәкләрМиңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылуны туры эфирда күрсәтәчәкләр
Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылуны туры эфирда күрсәтәчәкләр

Бүген бөтен ил буенча Ватаныбыз сугышчыларының бөек батырлыкларын мәңгеләштерү традициясе тергезелә. Халык акчасына Бөек Ватан сугышының иң канлы сугышлары урынында Ржев мемориалы куелачак. Донбассны нацизмнан азат итүгә багышланган "Саур-Могила" мемориаль комплексы ачылды. Уфада шул ук сафта Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачыла. Бу 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар комдивы исемен генә түгел, ә Ватаны өчен гомерен биргән якташларыбызның барысын да искә алу булачак.

"Бу - бөек тамырлар, уллары һәм кызларыбызның зирәклеге һәм батырлыклары турында сөйләүче мәһабәт монументаль һәйкәл", - ди һәйкәл авторы, танылган Русия скульпторы һәм якташыбыз Салават Щербаков.

Бүген, күп кенә илләрдә тарихны яңадан язарга маташкан шартларда, совет сугышчысы-азат итүчесе турындагы истәлекне алдарга һәм юкка чыгарырга тырышканда, мондый һәйкәлне ачу мөһим әһәмияткә ия. Аның тирән символизмы бүгенге көндә бөек батырларның варислары, чын сугышчылар, Русия халыклары белән иңгә-иң торып, рухи яктан туганнарын һәм якыннарын яклауга басуында да. Донбасс азатлыгы өчен гомерен биргән Шәйморатов варислары яңадан тугандаш Украинаны нацизмнан азат итү, суверенитет, куркынычсызлык һәм Русиянең киләчәге өчен көрәшәләр.

Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу Башкортстанның яңа тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе булачак. Чараны трансляцияләүне 11 октябрьдә 12:00 сәгатьтә туры эфирда БСТ, "Башкортостан 24" һәм "Вся Уфа" телеканаллары күрсәтәчәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас