+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 октябрь 2022, 08:10

Кырым күперендә йөк машинасын шартлатканнар

Милли террорчылыкка каршы комитетта әйтүләренчә, Кырым күперендә йөк машинасы шартлатылган, дип хәбәр итә "РИА Новости". "Бүген 6 сәгать 07 минутта Кырым күперенең автомобиль өлешендә Тамань ярымутравы ягыннан йөк автомобиле җимерелде, Кырым ярымутравы юнәлешендә тимер юл составындагы җиде ягулык цистернасына ут капты", — диелә анда.  

Кырым күперендә йөк машинасын шартлатканнарКырым күперендә йөк машинасын шартлатканнар
Кырым күперендә йөк машинасын шартлатканнар

Мәгълүматлар буенча, ике автомобиль арасы өлешчә җимерелгән. Җир өлеше өстендәге аркага зыян килмәгән.
Русия тимер юлларында Кырымга һәм аннан билетлар сатуның тукталуы турында хәбәр иттеләр, шулай ук автобус рейслары вакытлыча туктатылды.
Президент Владимир Путин гадәттән тыш хәл сәбәпләрен ачыклау һәм нәтиҗәләрен бетерү өчен Хөкүмәт комиссиясе төзергә кушты. Аның составына шулай ук Краснодар крае һәм Кырым башлыклары, көч ведомстволары вәкилләре керәчәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Транспорт министрлыгы җитәкчеләре вакыйга урынына чыктылар.
Кырым күпере — Русиядә иң озын, озынлыгы 19 километр. Автомобиль өлеше 2018 елның маенда сафка бастырылды. Ә 2019 елның декабрендә аның тимер юл өлешендә беренче поездлар китте.
Видеоларны сылтама буенча карагыз: ria.ru/20221008/most-1822415086.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас