+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 Октября 2022, 13:25

Вице-премьер Александр Шельдяев җиңел сәнәгать форумына нәтиҗә ясады

“Яхшы һәм лаеклы форум килеп чыкты. Беренче "ЛегПром"ны 2020 елда үткәргән идек. Икенчесе Русия Сәнәгать форумы кысаларында оештырылды, бу 2021 елның язы иде. Быел да мөстәкыйль җиңел сәнәгать форумын үткәрә алдык, моңа санкцияләр дә, чикләүләр дә комачауламады”, — дип язган Александр Шельдяев социаль челтәрдә.  

Вице-премьер Александр Шельдяев җиңел сәнәгать форумына нәтиҗә ясадыВице-премьер Александр Шельдяев җиңел сәнәгать форумына нәтиҗә ясады
Вице-премьер Александр Шельдяев җиңел сәнәгать форумына нәтиҗә ясады

“Юкка гына түгел. Безнең җиңел сәнәгатьчеләр өчен форум кирәк иде. Бер мәйданчыкта 64 катнашучы җыелды, алар арасында - Башкортстаннан 30 җитештерүче. Үзебезне дә күрсәтә алдык, элемтәләрне дә җайга салдык. Русиянең төрле төбәкләреннән 70 спикер 17 эшлекле чара үткәрде, тыңлады. Форумда Сингапур һәм Үзбәкстан вәкилләре катнашты”.

Бу хакта тулырак укыгыз: https://t.me/ansheldyaev/227
https://vk.com/wall628118473_258
https://ok.ru/profile/582986647733/statuses/155325072726965

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас