+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 октябрь 2022, 15:11

Башкортстан Хөкүмәтенең рәсми сайты яңартылды

Яңартылган сайт Башкортстан Республикасының Дәүләт флагы төсләренә бизәлгән.

Башкортстан Хөкүмәтенең рәсми сайты яңартылдыБашкортстан Хөкүмәтенең рәсми сайты яңартылды
Башкортстан Хөкүмәтенең рәсми сайты яңартылды

10 октябрьдән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте порталы рәсми рәвештә "Ачык төбәк" платформасына күчерелде.

Әлеге яңарту мәгълүматны оператив һәм ачык бирүне, халык белән элемтәнең сыйфатын арттыруны, мобиль җайланмаларда укуны җайга салуны күз алдында тота. Сайтның яңа шаблоны элегрәк инфометр рейтингында 1нче урынны алды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, "Ачык төбәк" платформасына күчү Башкортстан Республикасы Хөкүмәте портларын Федераль "Гостех" системасы белән киләчәктә интеграцияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Төбәк Хөкүмәтенең Рәсми сайты түбәндәге адрес буенча ачыла: https://pravitelstvorb.ru/

Автор:Денис Таваев
Читайте нас