+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 Октября 2022, 17:36

"Инцидент менеджмент"та мөрәҗәгатьләр арткан

3 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгенең мәгълүмати системалары - "Инцидент менеджмент" һәм "Дәүләт хезмәтләре", "Бергәләп хәл итәбез" кире элемтә платформасы халыкның 4 858 хәбәрен теркәгән.

"Инцидент менеджмент"та мөрәҗәгатьләр арткан"Инцидент менеджмент"та мөрәҗәгатьләр арткан
"Инцидент менеджмент"та мөрәҗәгатьләр арткан

Бу хакта Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Система торакны җылыту мәсьәләләре буенча 1 586 хәбәр теркәгән. Республика Башлыгы Башкортстан ЦУРына Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә җылыту темасына брифинг үткәрүне һәм халыкны борчыган сорауларга җавап бирүне йөкләде.

Мөрәҗәгатьләр буенча икенче урында - өлешчә мобилизация. Аның буенча ЦУР мәгълүмат системалары 1 044 мөрәҗәгать теркәгән.

Узган атнада халык мөрәҗәгать иткән иң актуаль 5 тема - төзекләндерү (407 сорау), социаль яклау (403), юллар (399), сәламәтлек саклау (293), җәмәгать транспорты (171).

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас