

10 октябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты ярдәмчесе, Русия Хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский белән очрашты.
Башкортстан Башлыгы Русия Президенты ярдәмчесенә Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның истәлеген мәңгеләштерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
- Кырмыскалы районы халкы генерал Шәйморатовның туган авылында һәйкәл ачуда ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерә. Башкортстан халкы өчен тарихи хәтерне саклау - бик мөһим, - дип белдерде Радий Хәбиров.
Русия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский республиканың тарихчылары, туган якны өйрәнүчеләре, эзләнүчеләре һәм музей җәмәгатьчелеге эшен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу - тарихи гаделлек билгесе.
Фото: glavarb.ru