

10 октябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе, Русия Герое, генерал-полковник Владимир Шаманов белән очрашты. Анда төбәктә патриотик тәрбия үсеше турында сүз алып барылды.
- Генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачуда катнашырга риза булуыгыз - безнең өчен зур дәрәҗә. Чарада 500 малай һәм кызны "шәйморатовчылар" рәтенә кабул итәчәкбез. Алар Русия һәм Башкортстанның чын патриотлары булыр, дип ышанам, - дип белдерде Радий Хәбиров.
Владимир Шаманов төбәктә хәрби-патриотик инфраструктура үсешен, яшьләрне Ватан геройлары истәлеген мәңгеләштерү эшенә җәлеп итүне югары бәяләде.
- Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу - һичшиксез, федераль масштабтагы чара. Башкортстанда балалар һәм үсмерләргә әхлакый тербия бирү буенча зур эш башкарыла, - дип белдерде Владимир Шаманов.
Фото: glavarb.ru