

Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Башкортстан Башлыгы Хакимияте һәм Республика Хөкүмәте ярдәме белән кыска вакыт эчендә "Акбузат" башкорт балалар журналының махсус чыгарылышы әзерләнде. Басманың махсус чыгарылышын булдыруда Башкортстаннан да, Донецк Халык Республикасыннан да балалар актив катнашты. Журналда аларның шигырьләре, хикәяләре, рәсемнәре басылган. Басмада аларны Башкортстан Республикасы балалары сәламләде. Журнал тиражы 1000 данә тәшкил итте.
Донецкидан Уфага кунаклар килде һәм Башкортстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм чараларында катнашалар. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм ДХР башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин балалар басмасы стенды янына килделәр, аны "Акбузат" балалар журналы мөхәррире Лариса Абдуллина тәкъдир итте. Ул махсус санны ике җитәкчегә тәкъдим итте, шулай ук ДХР балалары өчен мифик канатлы ат - Акбузатның символик скульптурасын тапшырды. Скульптура авторы - 12 яшьлек Алсу Мөнирова, Дүртөйле балалар сәнгать мәктәбе укучысы, укытучысы - Сания Мөнирова.
- Бу елларда безнең республика Донбасска уку әдәбияты белән ярдәм итте, ә хәзер, минемчә, безнең элемтә тагын да көчлерәк, тыгызрак булыр, без журналларыбыз белән дә ярдәм итәрбез. Минемчә, иҗат зыялыларының, шагыйрьләрнең, язучыларның үзара хезмәттәшлеге тирәнрәк булачак. Без Донбасс язучыларын, галимнәрен кунакка көтәбез. Алга таба да дус булырбыз, - диде Радий Хәбиров.
- Мәдәният берләштерергә тиеш. Күпмилләтле Русия мәдәнияткә бай - ул шулкадәр күпкырлы, кызыклы, безнең балалар, яшьләр өчен кулай. Монда ярдәм итәргә генә кирәк һәм уртак тырышлык белән без уңышка ирешәчәкбез, - диде Денис Пушилин.
Фото: bashinform.ru