

Бүген, 11 октябрьдә, 23:00 сәгатьтә БСТ телеканалында Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылуны кабатлап күрсәтәчәкләр. Генерал-майорга багышланган мемориаль комплексны ачу чарасы 11 октябрьдә Уфадагы Совет мәйданында оештырылды.
Туры эфирдагы трансляцияне күрә алмаган тамашачылар аны 23:00 сәгатьтә БСТ телеканалында яңалыклар чыгарылышыннан соң карый алачак.
Фото: bashinform.ru