"Бүген безнең ил кырыс тышкы басым, ачык хәрби, икътисади, мәгълүмати каршылык шартларында яши. Җәмгыять Русия Президенты Владимир Путин тирәсендә берләште, аның ил иминлеген тәэмин итү, күп полярлы яңа дөнья формалаштыру линиясен хуплады, - диде Радий Хәбиров. - Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнар нәтиҗәләре буенча безнең туганнар уртак йортка - бөек Русиягә кайттылар. Бу вакыйга тарихи гаделлек тантанасына әверелде".
Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, санкцияләргә һәм авыр елларга карамастан, Башкортстан икътисадта, социаль өлкәдә сизелерлек уңышларга ирешә алды. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсә. Яңа предприятиеләр ачыла. Безнең җитештерүчеләр бушаган киштәләрне уңышлы үзләштерә. Икенче ел рәттән республика илдә сәнәгать сәясәтенең нәтиҗәлелеге буенча лидер булып тора.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, башкалабызга аның 450 еллык юбилее алдыннан аерым игътибар бирелә. Уфа зур төзелеш мәйданчыгына әйләнде.
Радий Хәбиров сөйләгәнчә, ике көн элек Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов янында булган, ул аның исеменнән барлык халыкны Республика көне белән котларга сораган.
"Бүген мин барыгызга да рәхмәт әйтәм, кадерле якташларым. Атказанган ветераннарга, намуслы хезмәтчәннәргә, талантлы яшьләргә. Туган республикабызга мәхәббәт, намуслы хезмәт һәм рухи юмартлык өчен. Бөтен ил белән бердәм ритмда киләчәк төзү мөмкинлеге өчен. Владимир Путин вакытында безнең Ватаныбыз яңадан куәтле булды. Бу юбилей көннәрендә без аңа нык сәламәтлек, Русия киләчәге хакына зур колачлы язмышыбызны билгеләүче планнары төзүне телибез.
Без туган республикабыз һәм илебезгә мәхәббәт һәм ышаныч белән яшибез. Аны зур эшләр белән данлау теләге белән. Без - төрле, әмма бу омтылышта без бердәм.
Безнең заман килде - республикабыз һәм илебез иминлегенә катгый эш итү вакыты җитте! Безнең эш - уң эш. Җиңү безнең якта булачак!
Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Сәламәтлек, уңышлар, тынычлык һәм яхшылык сезгә, якташларым!
Республика көне белән!» - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Фото: Динар Кәлимуллин