+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 октябрь 2022, 14:55

Радий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Республика көненә багышланган җыелышта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Халыклар дуслыгы ордены белән халык артисты Фидан Гафаров бүләкләнде.

Радий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырдыРадий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырды
Радий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырды


Фидан Сафа улы 1967 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры труппасына кабул ителә. Башкорт милли театрында аның белән тулы бер чор бәйләнгән. Хезмәт елларында Фидан Гафаров Башкортстанның театр сәнгате хәзинәсенә кергән күп кенә рольләрне уйнады. Артист - халык һәм эстрада җырларын популяр башкаручы. Фидан Гафаров башкаруындагы спектакльләрдән җырлар театрның үзенчәлекле визит карточкасы булды һәм тамашачылар арасында яшәвен дәвам итә.

Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Инга Гвоздикова шулай ук Халыклар дуслыгы ордены кавалеры булды.

Халыклар дуслыгы орденына шулай ук Рәссамлык һәм архитектура академиясенең скульптура һәм композиция кафедрасы мөдире, Русия сәнгать академиясе академигы Салават Щербаков та лаек булды.

Мәләвез районының Нордовка авыл советы башлыгы Илдар Ишикаев Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.
Генерал Шәйморатов орденын Радий Хәбиров кулыннан республика Хөкүмәте аппараты җитәкчес, министр Азамат Абдрахманов, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе Рафаил Диваев алды.

«Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән Бөтенрусия күз хирургиясе һәм пластик хирургия үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, совет һәм Русия хирург-офтальмологы, медицина фәннәре докторы, профессор, югары категорияле хирург, Русия Федерациясенең атказанган табибы Эрнст Мулдашев, БДУның дәүләт идарәсе институтының тарихы кафедрасы доценты Рамил Рәхимов бүләкләнделәр.


Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас