

Берничә сәгатьтән соң Уфаның Совет мәйданында Республика көненең төп вакыйгасы - Миңнегали Шәйморатовка күптән көтелгән һәйкәл ачылу булачак.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хатыны Каринэ Хәбирова белән социаль челтәрләрдәге рәсми битендә видеоязма урнаштырган. Башкортстан Башлыгы һәйкәл ачылу уңаеннан республика халкын һәм кунакларын Совет мәйданына чакыра.
- Яраткан хатыным белән Совет мәйданына килдек. Безнең өчен бу - Ватан өчен һәлак булганнарга хөрмәт күрсәтү урыны. Чын хисләр һәм батырлык белән сугарылган хәтер урыны. Барыгызны да: гаиләләр, балалар, туганнар һәм якыннарыгызны, республика халкын һәм кунакларын Совет мәйданына чакырам, - дип белдерде Радий Хәбиров.