+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 октябрь 2022, 13:15

Радий Хәбиров Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләре тапшырды

Бүген, 11 октябрьдә, Уфада, “Башкортостан” концерт залында Республика көне уңаеннан җыелыш үтә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк халкын дәүләт бәйрәме белән котлады.

Радий Хәбиров Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләре тапшырдыРадий Хәбиров Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләре тапшырды
Радий Хәбиров Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләре тапшырды

Җыелышта Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары бүләкләнде. Башкортстан Башлыгы Указы нигезендә, 2022 елда әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә С. Юлаев исемендәге Башкортстан дәүләт премияләре бирелде: “Архтамга” эксперт-проект бюросы” җәмгыяте хезмәткәрләре: генеральный директор Рөстәм Әлибаевка, баш инженер Илфат Актугановка, баш архитектор Гөлфия Таҗетдиновага Бөрҗән районында урнашкан “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей комплексы бинасы төзелеше һәм экспозициясе өчен.

“Заһир Исмәгыйлев мирасының алтын сәхифәсе” проекты өчен Республика Милли симфоник оркестры хезмәткәрләренә: генеральный директор Артур Назиуллинга, баш дирижер Дмитрий Крюковка.

“Салават варислары чигенми” спектакле өчен: Башкортстан кинематографистлар берлеге рәисе Зөһрә Буракаевага, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артисты Артур Кәбировка, Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт гимназия-интернаты педагогы Рәис Низаметдиновка.

Фото: "Башинформ"

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас