+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 октябрь 2022, 07:20

"Республика тормышын объектив яктырту мөһим!"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ВГТРК компаниясе генеральный директоры урынбасары, төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов белән очрашты.

"Республика тормышын объектив яктырту мөһим!""Республика тормышын объектив яктырту мөһим!"
"Республика тормышын объектив яктырту мөһим!"

11 октябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөтенрусия дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе генеральный директоры урынбасары, төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов белән очрашты. Очрашуда төбәктә телевизион тапшырулар үсеше перспективалары турында сүз барды.

- Бөтенрусия дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе белән республиканың хезмәттәшлеге бик тыгыз. ВГТРК филиалы булган “Башкортостан” телерадиокомпаниясе – күптөрле һәм объектив мәгълүмат бирә, дип саныйм. Уфада журналистларның, операторларның һәм режиссерларның профессиональ командасы эшли. Җитди мәгълүмати көндәшлек шартларында ил һәм республика тормышын объектив яктырту мөһим. Бөтенрусия дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе - мәгълүматның ышанычлы чыганакларының берсе, - дип белдерде Радий Хәбиров.

Рифат Сабитов Башкортстан халкын Республика көне белән тәбрикләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас