

"Бәйрәм барыбыз өчен дә мөһим вакыйга белән истә калды. Бүген Совет мәйданында тантаналы рәвештә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачтык. Бу - сугышларда һәлак булган Ватанны саклаучыларның батырлыгын искә алу билгесе. Бүген Русия безнең буын тормышында төп сынаулар полосасына керде. Бергәләп без ил тарихын язабыз.
Бөек Ватан сугышының утлы елларындагы кебек үк, батырлык, бурычка тугрылык һәм Ватанга тугрылыкны Русия сугышчылары да күрсәтә, махсус хәрби операция бурычларын лаеклы хәл итә. Алар арасында - Русия Геройлары Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемен йөртә торган башкорт батальоннары, меңләгән иреклеләр һәм мобилизацияләнүчеләр. Хәзер алар фронтның иң кайнар участокларында ватандашларыбызны нацизмнан яклау, Ватанның суверенитетын саклап калу өчен сугышалар.
Башкортстан халкы Русия Президентының өлешчә мобилизация турындагы карарын хуплады. Күп кенә ир-атлар, чакыруны көтмичә, чакыру пунктларына килде. Без бөтен күңелебез белән туганнарыбызга җиңү белән тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Кызганычка каршы, безнең сугышчан югалтуларыбыз бар. Үлүчеләр арасында - өч Русия Федерациясе Герое. Урыс Максим Серафимов, башкорт Тамерлан Илһамов, удмурт Игорь Насыйбуллин. Хәзер Донбассны һәм Русияне яклап сугышучылар барысы да - чын геройлар. Алар белән бөтен республика, бөтен ил горурлана. Бүген бу залда - махсус операциядә катнашучыларның туганнары һәм якыннары", - диде Радий Хәбиров.
Җыелышта катнашучылар махсус хәрби операция вакытында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Фото: Динар Кәлимуллин