

Элегрәк Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов махсус операциядә катнашырга теләк белдергән иде.
Азат Бадрановның сүзләренә караганда, әлегә ул полигоннарда, тирларда һәм спорт залларында хәрби алымнарны камилләштерү өстендә эш алып бара. Өстәвенә, Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, ул киңәшмәләрдә һәм оперативкаларда катнашмый, ә эшләр һәм проектлар аның коллегаларына тапшырылган.
- Хәрби алымнарны камилләштерү эшеннән, кайвакыт махсус һәм үзенчәлекле чараларга гына вакыт бүлеп була, мәсәлән Республика көнендәге чарага. Генерал Шәйморатовка һәйкәл ачуда миңа Денис Пушилинны озатып йөрү йөкләтелде. Кабатлап әйтәм, махсус хәрби операция зонасына октябрь ахырында, ноябрь башында китәм. Бераз сабырлык, дусларым! - дип белдергән Азат Бадранов.
Фото: bash.news