+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 октябрь 2022, 10:40

Стәрлетамаклылар Саратовта чыгыш ясады

Саратовта әзерлек үтүче сугышчыларны Республика көне белән котларга Башкортстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре делегациясе дә килде.

Стәрлетамаклылар Саратовта чыгыш ясадыСтәрлетамаклылар Саратовта чыгыш ясады
Стәрлетамаклылар Саратовта чыгыш ясады


Делегация әгъзалары батыр якташларына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән, яраткан әниләрегез һәм сеңелләрегез, хатыннарыгыз һәм балаларыгыз, җиңү белән кайтуыгызны көтеп торучылардан дәүләт бәйрәме - Республика көне белән ихлас котлау сүзләрен җиткерәм! - диде Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
- Башкортстан һәрвакыт геройлар Ватаны булды, бар һәм шулай булып калачак. Махсус хәрби операция башыннан ук Башкортстан егетләренең алгы сафта булуын сез беләсез. Без алар белән һәрвакыт элемтәдә. Оборона, Росгвардия, Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге батальоннар, «Барс» иреклеләр отрядлары һәм башка бүлекчәләр хәрби хезмәткәрләре анда сугышчан бурычларын үти.
Бүген аларга ярдәм кирәк. Алар яңа көчләрне бик көтә. Ярдәм итәргә әзер булуыгыз өчен һәрберегезгә зур рәхмәт. Сезгә Ватаныбыз иң кадерлесе – хатыннарыбыз, әниләребез, апаларыбыз, әтиләребез, балаларыбызның гомере һәм иминлеген ышанып тапшырды.
Исегездә тотыгыз, Русияне сакклап – Сез Башкортстанны сакклыйсыз, - диде Башкортстанның санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.
Республиканың рәсми вәкилләре сугышчылар белән аралашты, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм туган илдә калган якыннарының гозерләрен тапшырды.
Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе артистлары мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр алдында чыгыш ясады.
Туган йорттан еракта мондый чаралар хәрби хезмәткәрләрнең рухын күтәрергә ярдәм итә. Ирләр куелган бурычны үтәп, исән-имин өйләренә кайтырлар дип ышанабыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм йөзеннән акцияләр башка урыннарда да узды.

Фото: ВК

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас