+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 октябрь 2022, 07:25

Җир асты байлыкларыннан файдалану эшләре ничек бара?

ЦУРда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык (Роснедра) җитәкчесе Евгений Петров җир асты байлыкларыннан файдалануның федераль һәм республика власть органнары вәкилләре, шулай ук республика җир асты байлыкларыннан файдаланучылар катнашлыгында актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Җир асты байлыкларыннан файдалану эшләре ничек бара?Җир асты байлыкларыннан файдалану эшләре ничек бара?
Җир асты байлыкларыннан файдалану эшләре ничек бара?

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, республикада эре холдинглар - Урал тау-металлургия компаниясе, "Полиметал", "Мечел", Башкортстан сода компаниясе, "Хайдельберг Цемент Рус" эшли. Безнең территориядә 670 федераль лицензия гамәлдә, шуларның 64е - Урал аръягында алтын чыгаруга.

- Без Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлыкка Баймак һәм Учалы районнарында алтын чыгаручылар эшендәге хокук бозулар турында мәгълүмат бирдек. Шунысы мөһим, "Роснедра" комиссиясе тарафыннан аларны лицензияләреннән мәхрүм итү процедурасы башланды, - дип сөйләде Премьер-министр. - Бозылган җирләрне рекультивацияләү мәсьәләсе кискен тора. Соңгы ике елда гына бу өлештә китерелгән зыян 1,5 миллиард сумга җитте. Участокларны рекультивацияләмәгән җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга карата дәгъва эше алып барыла.

Андрей Назаров ассызыклаганча, төбәк, муниципаль хакимият һәм федераль күзәтчелек органнарының килешенгән гамәлләре нәтиҗә бирә, һәм бу өлкәдә хокук бозулар саны акрынлап кими бара.
Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Петров Башкортстан Хөкүмәтенә тәҗрибә илебезнең башка төбәкләренә таратылырга мөмкин булган сыйфатлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Башкортстан территориясендә җир асты байлыкларыннан файдаланганда Русия Федерациясе законнарын бозу билгеләрен ачыклау эше нәтиҗәләре турында сөйләде.

- Башкортстан территориясе буенча җир асты байлыкларыннан файдалануга 2419 лицензия, шул исәптән "Роснедра" һәм аның территориаль органы карамагындагы 670 лицензия гамәлдә. Хәзерге вакытта лицензияләү объектларын формалаштырганда төбәк хакимиятләре фикерен исәпкә алу механизмы формалаштырылды - Русия Федерациясе субъекты җир асты байлыклары кишәрлеген файдалануга бирүне башлап җибәрергә, шулай ук җир асты байлыкларын эшләү әйләнә-тирә мохиткә зыян китерергә яки яшәү һәм сәламәтлек куркынычы барлыкка килергә мөмкин булса, теге яки бу территорияне файдалануга бирүдән "ябарга" мөмкин". Безнең тарафтан "Роснедра" һәм төбәк табигать ресурслары министрлыклары арасындагы хезмәттәшлекнең реаль һәм нәтиҗәле механизмнарын формалаштыру эше башланды. Башкортстан да бу яктан хезмәттәшлекнең мондый сыйфатлы яңа форматының үрнәген күрсәтә, - дип билгеләде Евгений Игнатьевич.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас