+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 октябрь 2022, 12:26

Мобилизацияләнгән егетләребезнең хәлләре ничек?

Башкортстаннан мобилизацияләнгән сугышчылар өчен Республика көне уңаеннан концерт үтте һәм аларга бүләкләр тапшырылды.

Мобилизацияләнгән егетләребезнең хәлләре ничек?Мобилизацияләнгән егетләребезнең хәлләре ничек?
Мобилизацияләнгән егетләребезнең хәлләре ничек?
Өйдән ерак булганда, туган як турында искә төшерү һәрвакыт рәхәт. Өстәвенә, кече ватан белән элемтәне һәм якташларыбызның хәрби бурычларын үтәүче егетләргә ярдәмен тою мөһим. Бу көннәрдә Саратов өлкәсендә Башкортстаннан мобилизацияләнгән йөз сугышчы хәрби күнекмәләрне камилләштерә. 11 октябрьдә, Башкортстан Республикасы көнендә, Уфа шәһәр мәдәният сараеның концерт бригадасы якташларыбыз янында булып, аларга бәйрәм концерты бүләк итте. Солдатлар өчен бүләкләр белән Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов та килгән иде.

- Без егетләребезгә ярдәм итәргә килдек, моны үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз, – дип сөйләде концерт бригадасы җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илира Гыйләҗева. - Программада - башкорт һәм урыс телләрендә патриотик, лирик җырлар.

Бу көнне Уфада тантаналы рәвештә Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылу символик мәгънәгә ия. Әлбәттә, концертта Башкортстан сугышчыларының батырлыгын данлаучы төп хит – «Шәйморатов – генерал» җыры да яңгырады. Зал аны солист Радмир Хәсәнов белән бергәләп җырлады.

Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов солдатларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

– Республикабыз уллары һәрвакыт батырлыгы белән аерылып торды – алгы сызыкта, - дип билгеләп үтте Марат Искәндәр улы. - Бүген бөтен республика һәм бөтен Русия сезнең кулыгыда. Без моның өчен сезгә бик рәхмәтле һәм кайтуыгызны көтәбез. Ә без сезнең якыннарыгызга һәрвакыт ярдәм итәчәкбез.

Министр солдатларга буш кул белән килмәде. Концерттан соң ул егетләр белән формаль булмаган шартларда аралашты һәм республика Урман хуҗалыгы министрлыгыннан күчтәнәчләр бирде: чәк-чәк, бал һәм башкаларны тапшырды. Шулай ук Марат Искәндәр улы сугышчыларыбызга республика укучыларыннан рәсемнәр һәм хатлар алып килде.

Сүз уңаенда, артистлар да буш кул белән килмәде. Солистлар Радмир Хәсәнов, Динар Фәйзуллин һәм Динар Кускилдин сугышчыларга кирәк-ярак, баш киемнәре, перчаткалар, фонарьлар кебек төрле файдалы әйберләр белән посылкалар тапшырды.

Егетләр шундый җылы һәм дустанә кичәгә бик шатланды. Кушнаренкодан 31 яшьлек Айдар үз тәэссоратлары белән уртаклашты. Һөнәре буенча ул - информатика укытучысы.

– Мин 21 сентябрьдә повестка алдым. Икенче көнне хәрби комиссариатка килдем, 25 сентябрьдә бирегә җибәрделәр. Вольскида инде өченче атна, хәрби-исәп белгечлекләре буенча укыйбыз. Шәхсән мин пешекче күнекмәләренә өйрәнәм. Коллективта атмосфера әйбәт, туклану да – шулай ук. Безгә кнопкалы телефоннардан файдаланырга рөхсәт ителә - мин көн саен туганнарым белән аралашам, - диде ул.

Бу хакта тулырак: https://panoramarb.ru/articles/common_material/2022-10-13/kustenes-s-maloy-rodiny-2988512

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас