+7 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Октября 2022, 06:55

Шәйморатов варислары сынатмас!

Русия Герое үрнәгендә Башкортстан ир-егетләре бүген дә Ватаныбыз иминлеге сагына ныклы калкан булып басты.

Шәйморатов варислары сынатмас!Шәйморатов варислары сынатмас!
Шәйморатов варислары сынатмас!

Быел 9 майда Уфада Совет мәйданында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал-майор Миң­негали Шәймора­товка булачак һәйкәл нигезенә гильза һәм капсула салу чарасы үткән иде. Әлеге чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәйкәл Башкортстанда яшәүче барлык халыклар исеменнән Ватаныбызны яклаган ата-бабаларыбызга, бөтен милләтләр яугирләренә хөрмәт билгесе буларак төзелә, дип ассызыклады.

1941 елның 22 июнендә Советлар Союзына һөҗүм иткән фашист Германиясен җиңүдә Башкортстан зур роль уйный. Ул кыска вакыт эчендә халыкны мобилизацияли, хәрби күнекмәләргә өйрәтә һәм фронтка республиканың иң сәләтле улларын һәм кызларын озата. Мобилизациядә полк комиссары Грицов һәм полковник Агапитов җитәк­челегендә республиканың хәрби комиссариаты мөһим роль уйный.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, икенче Бөтендөнья сугышы башланган вакытка Кораллы Көчләр сафында республиканың 125 мең гражданы була. Ватан сугышы башлану белән гражданнар хәрби комиссариатларга килә, үзләрен фронтка җибәрүне сорап мөрәҗәгать итә. Алар, кулына корал алып, Ватанны яклауга әзер булуын белдерә. Сугыш башында, запас һәм уку частьлары, берләшмәләр барлыкка килгәнче, хәрби бурычларын үтәүчеләр фронтка республика җыелу пунктыннан озатыла. 1941 елда республикадан 222489 кеше мобилизацияләнә һәм фронтка алына. 1942 елның 1 октябренә хәрби комиссариатлар Башкорт АССРыннан 410026 кешене Кораллы Көчләр сафына җәлеп итә.
Гражданнарны мобилизацияләүдән тыш, республика хәрби комиссариатлары хәрби резервлар әзерләүдә дә ярдәм күрсәтә. 1941-45 елларда Башкорт АССРының – 194659 сугышчы-белгеч, ә республиканың Оборона, авиация һәм химия төзелешенә булышлык итүче берләшмә Кораллы Көчләр өчен 196397 белгеч әзерләве билгеле. Хәрби комиссариатлар республика тер­риториясендә формалашкан һәм тулыландырылган хәрби частьларга һәм берләшмәләргә ярдәм күрсәтә.
Бөек Ватан сугышы елларында республика территориясендә бик күп хәрби формированиеләр әзерләнә. “Полководец Суворов“, “Александр Нев­ский”, “Салават Юлаев” һәм “Уфимец” бронепоездлары төзелә. Шулай ук республикада Генераль штабның разведка идарәсенең үзәк радиоузелы, 97нче эвакуация идарәсе, Генераль штабның К. Е. Ворошилов исемендәге Хәрби академиясе, В. И. Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академия, Уфа, Гомель һәм Рига – пехота, Сорочино, 2нче Ленинград – артиллерия, Севастополь зенит-артиллерия, һава күзәтүе, элемтә, аэрофотограмметрия училищелары урнаша. Республикада 571нче Үзәк, 307нче, 789нчы медицина, округ азык-төлек, 969нчы кием-салым, Хәрби-Һава көчләре һәм Кызыл Армия артиллериясе баш идарәсе складлары, шулай ук 63 эвакогоспиталь эшли.
Документлар һәм материаллар нигезендә хәрби комиссариатка йөкләтелгән бурычлар тулысынча үтәлгән дигән нәтиҗә ясарга була.
Бөек Ватан сугышында Башкортстаннан чакырылганнар барлык фронтларда – Көнбатыш, Үзәк, Төньяк, Көньяк, Кавказ аръягы, Ленинград, Сталинград, Дон, Беларусь һәм башка фронтларда батырларча сугыша. Мәскәү янындагы, Сталинград, Курск, Смоленск сугышларында Ватаныбызны яклыйлар, блокадалы Ленинградны азат итүдә, Белорус, Берлин операциясендә катнашалар. Әйтик, якташыбыз Башкортстанның Мишкә районыннан Гази Казыхан улы Заһитов Берлинны штурмлаганда 1945 елның 30 апрелендә разведчиклар төркеме составында 22 сәгать 40 минутта беренче булып Рейхстаг түбәсенә күтәрелеп, Җиңүнең Кызыл Байрагын кадый.
Бөек Ватан сугышында Башкортстан Хәрби комиссариатларыннан фронтка алынган 299 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Алар арасында ике тапкыр Советлар Союзы Герое хәрби очучы, полковник Муса Гәрәев, пулемет взводы командиры, гвардия лейтенанты Миңнегали Гобәйдуллин, Русия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатов тәрбияләгән легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләре бар. Хәрби бурычны уңышлы һәм үрнәкле үтәгән өчен Югары Башкомандующий боерыгы белән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең 78 сугышчысына һәм командирларына Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Илне яклау һәм Советлар Союзына вәхшиләрчә һөҗүм иткән 3,5 миллионлы Германия армиясен җиңү өчен бөтен халыкны Бөек Ватан сугышына күтәрергә кирәк иде. Чыннан да, сугышка бар халык, илдәге һәр гаилә күтәрелде. Минем әтием Галләмов Мәсгуть Исмәгыйль улы да 1942 елда Ярмәкәй районының Рәтамак авылыннан үз теләге белән сугышка китә. Иң авыр юнәлешләрнең берсендә – Смоленск фронтында сугыша.
1944 елда госпитальдә дәваланганнан соң, илебезне азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнеп, тән җәрәхәтләре алып, өйгә кайта. Сугыштан соң Георгий Константинович Жуков исемендәге медаль һәм Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыш ветераны буларак ел саен 9 майда башка ветераннар белән беррәттән аны Русия Федерациясе Президенты Җиңү көне белән котлады. Аның исеме һәм фамилиясе “Алар 1941-45 елларда җиңү белән кайтты” дип аталган 15 томлы китапка кертелде.
112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең каһарман сугышчылары ерак 1943 елда Украина территориясен немец-фашист илбасарларыннан азат иткән кебек, бүген дә безнең батыр сугышчылар – десантчылар, хәрби очучылар, артиллеристлар, танкистлар, мотоукчылар, спецназчылар, саперлар, элемтәчеләр, Кара диңгез флоты диңгезчеләре, Башкортстанда туып-үсеп, Русия Кораллы Көчләре составында махсус операция барышында Украина җирләрен фашистлардан азат итә.
Украинада килеп туган хәлнең җитдилеген исәпкә алып, “Русия Хәрби-Диңгез флоты ветераннары һәм спецназы” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, спецназ капитаны Алик Камалетдинов Украинада фашист чумасын юк итү өчен демобилизацияләнгән хәрбиләргә генерал М. М. Шәйморатов исемендәге иреклеләр батальоны булдыру идеясе белән мөрәҗәгать итте. Башкортстанда иреклеләр батальонын булдыру идеясен җитәкчелек, шулай ук Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Русия Федерациясе Оборона министрлыгы да хуплады. Карар һәм тиешле директивалар нигезендә кыска вакыт эчендә 450 хәрби хезмәткәрдән торган мотоукчылар батальоны төзелде. Алар конкурс нигезендә җентекләп сайлап алынды. Хәрби хезмәттә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашу тәҗрибәсе булганнарга, машина йөртү категориясе һәм спорт разрядларына ия ир-егетләргә өстенлек бирелде. 6 июльдә М. М. Шәйморатов исемендәге мотоукчылар батальоны Чишмә районындагы “Патриот” паркыннан тантаналы рәвештә озатылды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, М. М. Шәйморатов исемендәге мотоукчылар батальонына Җиңү байрагын тапшырды.
Шулай ук, Башкортстанның ветеран-десантчылары Русия Герое Александр Доставалов исемендәге иреклеләр батальонын формалаштыру башлангычы белән чыгыш ясады. Ветеран-десантчыларның төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, майор Марат Әдһәмов, әлеге иреклеләр өчен генерал Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальондагы кебек үк шартлар тудырылуын белдерде.
Берничә көн эчендә район хәрби комиссариатларына Русия Кораллы Көчләре ветераннарыннан майор-десантчы Александр Доставалов исемендәге иреклеләр батальонына керү турында меңнән артык мөрәҗәгать тапшырыла!
6 һәм 14 июльдә Башкортстаннан Русия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатов, Русия Герое Александр Доставалов исемендәге иреклеләр батальоннары хәрби әзерлек үтү урыннарына озатылды. Бүгенге көндә ике батальон да Русия Кораллы Көчләре составында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, Донбасс, Луганск җирләрен көнбатыш илләре наемникларыннан һәм Украина неонационалистларыннан азат итә һәм саклый.

Рөстәм Галләмов,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас