+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 октябрь 2022, 17:09

Чүп реформасы уңышлы гамәлгә ашырыла

Бүген, 17 октябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасының барышы хакында сүз алып барылды.

Чүп реформасы уңышлы гамәлгә ашырылаЧүп реформасы уңышлы гамәлгә ашырыла
Чүп реформасы уңышлы гамәлгә ашырыла

Республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов әйтүенчә, Башкортстанда каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны барлык торак пунктларда да оештырганнар. 24 мең мәйданчыкта калдыклар җыю өчен 63 448 контейнер урнаштырылган. Өч ел эчендә контейнерлар һәм мәйданчыклар саны өч тапкыр арткан.

- Федераль бюджеттан чүпне аерым җыю системасын үстерүгә төбәккә 168,7 миллион сум җәлеп ителде. Республика финанславын исәпкә алып, беренчел сортировка өчен 11 373 контейнер алырга планда каралган, - дип билгеләп үтте Нияз Фазылов.

Әлегә калдыкларны чыгаруда 423 махсус машина эшли. 2019-22 елларда региональ операторлар һәм ташучылар 113 берәмлек техника сатып алган. Әлеге максатларга республика финанслашу сыйфатында 50 миллион сум акча җибәргән.

– Реформа планлы рәвештә тормышка ашырыла. Башлангыч этапта чүп-чар чыгаруга тарифларны күтәрмәдек. Бу дөрес карар булды. Ә бүген республикада каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасы булдырылды. ТКО белән эшләү мәсьәләсе республика Хөкүмәтенең даими контролендә, - диде Радий Хәбиров.

Фото: grozny.tv

Автор:Денис Таваев
Читайте нас