+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 октябрь 2022, 17:10

"Инцидент менеджмент"та мөрәҗәгатьләр кимегән

10 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгенең мәгълүмати системалары - "Инцидент-менеджмент" һәм "Дәүләт хезмәтләре", "Бергәләп хәл итәбез" кире элемтә платформасы халыкның 3 151 хәбәрен теркәгән.

"Инцидент менеджмент"та мөрәҗәгатьләр кимегән"Инцидент менеджмент"та мөрәҗәгатьләр кимегән
"Инцидент менеджмент"та мөрәҗәгатьләр кимегән

Бу хакта Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Иң күп борчыган мәсьәләләрнең берсе – ТКХ темасы. Әмма бу темага алдагы атнага караганда мөрәҗәгатьләр азрак булган (бер атна элек - 977, ә бу атнада - 609 мөрәҗәгать). Мөрәҗәгатьләр буенча икенче урында өлешчә мобилизацияләү темасы - 531 хәбәр һәм сорау теркәлгән. Шулай ук төзекләндерү буенча - 441, юллар темасына - 422, социаль хезмәт күрсәтү буенча 307 хәбәр һәм сорау теркәлгән.

- Русиягә кыш килә, барлык системалар да әзер булырга тиеш. Республика халкы түләүләр белән бәйле нечкәлекләрне аңларга тиеш, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Ситуацион үзәккә күпканаллы (347) 218-19-19 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Үзәк көн саен 8:00дән 20:00гә кадәр эшли.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас