+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 октябрь 2022, 12:10

Иранның Сәүдә палатасы белән хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды

Республика сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында Башкортстан Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы белән Иран Сәүдә палатасы арасында сәүдә хезмәттәшлеген үстерү турында меморандумга кул куйдылар.

Иранның Сәүдә палатасы белән хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелдыИранның Сәүдә палатасы белән хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды
Иранның Сәүдә палатасы белән хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды

Әйтик, яклар компанияләр һәм сәүдә, азык-төлек эшкәртү сәнәгате предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне үстерергә, шулай ук азык-төлекне үзара тәэмин итүне җайга салырга ниятли.

- Безнең эш сәфәренең максаты - алга таба республикалар арасында үзара товар әйләнешен ныгыту һәм үстерү. Инде b2b-сөйләшүләр уртак Иран-Русия сәүдә палатасында очрашу кысаларында узды. Шунда ук Башкортстан Республикасының инвестицион һәм икътисади потенциалын тәкъдим иттек. Ике якның да эшкуарлары үз компанияләре турында сөйләделәр, - дип уртаклашты республика сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.

Фото: рravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас