+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 октябрь 2022, 13:29

Заманча, уңайлы һәм функциональ булсын!

Хөкүмәттә атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә сентябрь башында республика Башлыгы Радий Хәбиров муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында җәмәгать территорияләрен төзекләндерү буенча бердәм стандарт мәсьәләсе буенча эшче төркем төзү бурычын куйган иде.

Заманча, уңайлы һәм функциональ булсын!Заманча, уңайлы һәм функциональ булсын!
Заманча, уңайлы һәм функциональ булсын!

Республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан чаралар концепциясе эшләнеп расланды.

Белгечләр территорияләрнең санитар торышына бәя бирә, төзекләндерү объектларына һәм тышкы реклама чараларына анализ ясый.

- Бердәм стандартларны истә тотып, һәр шәһәргә төзекләндерү буенча киңәшләр биреләчәк. Һәр территориянең үзенчәлекләре, тарихи төзелеш һәм, иң мөһиме, халыкның теләкләре исәпкә алыначак. Төп максат – заманча, уңайлы һәм функциональ булырга тиешле шәһәр мохитен булдыруга яңа алымнар эшләү һәм гамәлгә кертү, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Алан Марзаев

Эшче төркем Бәләбей, Белорет, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләрендә булды инде. Урыннарда эшче төркем тарафыннан ачыкланган иң кискен һәм кабатланучы проблемалар тукталышларда реклама язмаларына, кече архитектура формаларында граффитига, бордюрларның һәм юл катламнарының, торак йортлар фасадларының торышына һәм урам утларына кагыла.

Башкарылган эшнең нәтиҗәсе һәр муниципалитетка төзекләндерүне камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү булачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас