+7 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 Октября 2022, 07:31

Куркак водительнең намусы кайда?

Бер көнне, бер шәһәрдә, ике сәгать ара белән ике кешене бәрдереп качканнар.

Куркак водительнең намусы кайда?Куркак водительнең намусы кайда?
Куркак водительнең намусы кайда?

17 октябрьдә Октябрьский шәһәрендә ике сәгать аерма белән җәяүлеләрне бәрдерәләр: ике очракта да машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан кача.

"Башинформ"ның үз чыганагыннан билгеле булганча, кичә 07.18дә Ленин һәм Новоселов урамнары киселешендә билгесез кеше 54 яшьлек җәяүлене бәрдерә һәм аны ярдәмсез калдыра. Башлангыч мәгълүматлар буенча, иргә очраклы узгынчылар ашыгыч ярдәм чакырткан. Аны баш мие селкенүе белән 1нче дәваханәгә алып китәләр.

Икенче юл-транспорт һәлакәте Космонавтлар урамында урнашкан 4нче мәктәп янында 09 сәгать 28 минутта була. Монда 14 яшьлек кыз машина тәгәрмәче астына эләгә. Аны 1нче дәваханәнең балалар стационарына терсәк һәм янбаш җәрәхәте белән алып китәләр.

Хәзер ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны эзли. Булган хәлләр аныклана.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас