+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 октябрь 2022, 14:32

"Мобилизация 28 октябрьгә кадәр тәмамланачак"

Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич республикада өлешчә мобилизацияләүнең якынча нәтиҗәләре турында сөйләде.

"Мобилизация 28 октябрьгә кадәр тәмамланачак""Мобилизация 28 октябрьгә кадәр тәмамланачак"
"Мобилизация 28 октябрьгә кадәр тәмамланачак"

Башкортстанда өлешчә мобилизация дәвам итә. Әмма илдә билгеләнгән гомум срогыннан - 28 октябрьдән иртәрәк тәмамланачак. Бу хакта республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич "БизнесФМ Уфа"га интервьюсында белдерде.

- Әлегә республикада өлешчә мобилизация дәвам итә, чаралар планлы рәвештә бара. Ләкин Башкортстанда мобилизация буенча чараларны 28 октябрьгә кадәр тәмамларга күз уңында тотабыз. Хәрбиләрнең санын әйтә алмыйм, ләкин планнан артык кеше мобилизацияләнмәячәк. Чөнки хәрбиләр саны планнан артса - кешеләрне яңадан киендерергә дә, ашатырга да, хезмәт хакын түләргә дә мөмкин булмаячак, дип - билгеләп үтте Михаил Блажевич.

Фото: bfmufa.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас