+15 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 октябрь 2022, 09:53

Мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү планы расланды

Хөкүмәт утырышында Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров республикада мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм итү турында сөйләде.

Мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү планы расландыМобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү планы расланды
Мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү планы расланды
- Башкортстан Башлыгы карары белән махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү буенча чаралар планы расланды.

Аңа 30 ярдәм чарасы кертелгән. Аерым алганда, алар шифаханә-курорт дәвалавы белән тәэмин итүне, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына консультация һәм психологик ярдәм күрсәтүне күздә тота.

Планны гамәлгә ашыру өчен төрле дәрәҗәдәге 22 норматив хокукый акт кабул итәргә кирәк.

Хөкүмәткә 8 норматив хокукый акт проекты кертелгән. Тагын 6 законны һәм республика Башлыгы указларын кабул иткәннән соң эшләргә кирәк.

Республика башкарма хакимиятенең тиешле органнарына бу эшне тизләтергә кушам. Барлык кирәкле документлар вакытында эшләнергә тиеш. Бездә мондый тәҗрибә бар. Барлык процедуралар да эшләнде, - диде Андрей Назаров.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас