+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 октябрь 2022, 03:45

“Якын араларда күңел ачу чаралары турында онытыгыз”

Бүгенге шартларда бөтен игътибар икътисадны үстерүгә, социаль өлкәгә, мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлтелергә тиеш.

“Якын араларда күңел ачу чаралары турында онытыгыз”“Якын араларда күңел ачу чаралары турында онытыгыз”
“Якын араларда күңел ачу чаралары турында онытыгыз”
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә, “Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласын урнаштыру эшләре төгәлләнеп килә, дип белдерде. Ул 4 ноябрьдә — Халыклар бердәмлеге көнендә ачылачак. Искәртеп узабыз: Уфа халкының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, стеланы Агыйдел ярында, шәһәргә кергәндә автомобиль күперләренең уң ягында урнаштырырга карар ителде. “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исем Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән, фронтка хәрби һәм көнкүреш продукциясен китерүне тәэмин иткән шәһәрләргә бирелә. 2020 елның 2 июлендә Русия Президенты Владимир Путин указы белән ул 20 шәһәргә, шул исәптән Уфага да, бирелде.

Башкортстан хезмәт җитеш­терүчәнлеге буенча Русия төбәк­ләре рейтингында өченче урынны алды. 14 октябрьдә Сочида “Җитештерүчәнлек 360” IV федераль форумы кысаларында 2021 ел рейтингына йомгак ясалды. “Хезмәт җитештерүчәнлеге” — иң мөһим гомумдәүләт проектларының берсе. Башкортстан — өченче урында. Беренче урында — Краснодар крае, икенчедә — Ростов өлкәсе. Гомумдәүләт проектына җәлеп ителгән төрле тармаклардагы предприятиеләр саны буенча без билгеләнгән федераль планны 30 процентка узып китәбез. Әлеге эшне туктатмавыгызны үтенәм, бу — бик нәтиҗәле программа”, — диде республика Башлыгы.
Башкортстанда бер тәүлек эчен­дә коронавирус инфекциясен йоктыруның яңа 319 очрагы тер­кәлгән. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Стационар дәвалауда 236 пациент кала, шул исәптән 32се тәүлек эчендә китерелгән, 3631 кеше амбулатор дәвалана. Илнең координация үзәге дашборды буенча, соңгы 7 көндә авырулар саны 37 процентка кимегән. Йогышлы авырулар госпитальләрендә 490 ятак әзерләнгән, буш койка фонды — 25 процент. Вакциналауны тулысынча 3155659 кеше үткән. 905298 кеше ревакциналанган, бу планның 63,5 процентын тәшкил итә.
Узган атнада Башкортстанда яшәүчеләр ЦУРга җылылык бирү мәсьәләләре буенча күбрәк мөрә­җәгать иткән. Торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча 7 көн эчендә 609 мөрәҗәгать кергән, аларның күбесе җылылык бирү процессы белән бәйле. Хөкүмәт киңәшмәсендә бу мәгълүматларны Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе җитәк­чесе Елена Прочаковская җиткерде. “Бер бүлмәдә — салкын, икен­чесендә җылы булу белән бәйле мөрәҗәгатьләр өстенлек итә. Кайдадыр артык нык ягу башланды. Ягъни зарлар җылылыкның сыйфатына кагыла”, — дип хәбәр итте Елена Прочаковская.
Радий Хәбиров, мондый мәсьә­ләләрне хәл итү өчен “кышкы” штаб булдырырга кирәкми, дип белдерде. Төбәк җитәкчесе фикеренчә, торак-коммуналь хуҗалык системалары аларны планлы режимда хәл итәргә өйрәнергә тиеш.
Былтыр Башкортстанда 1121 мең тонна калдык барлыкка килгән, бу — Идел буе федераль округында икенче нәтиҗә. Шул ук вакытта эшкәртүгә юнәлтелгән калдыклар өлеше гомум массаның 44 процентын тәшкил итә, бу округ буенча уртача күрсәткечтән 6 процентка югары. Бу хакта оператив киңәшмәдә табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов хәбәр итте.
Каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү чүп-чарны сортларга аеручы 21 комплекста алып барыла. Калдыкларны эшкәртүгә лицензиясе булган оешмаларның куәтләрен тикшерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнмәүче объектларны территориаль схемадан төшереп калдырырга планлаштырыла. Министр белдерүенчә, калдыклар белән эш итүнең комплекслы объектларын төзү оптималь чишелеш булып тора, ул үзендә чүпне төрләргә аеру комплексларын, биокомпостлау участокларын, RDF-ягулык җитештерүне берләште­рәчәк. Башкортстанда икенчел чималга ихтыяҗ зур, бигрәк тә макулатурага, пыялага, тузган шиналарга, пластикка, шул исәптән ПЭТ-калдыкларга, металл сыныкларына. “Койрыклар” дип аталган үтилләштерелми торган чүп-чар фракцияләре полигоннарга күмүгә җибәрелә. 17 октябрьгә Башкортстанда 998 рөхсәтсез чүплек кала. Алты муниципалитетта законсыз чүплекләр тулысынча бетерелгән.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итүенчә, 2015 ел башыннан төбәктә социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтүче дәүләтнеке булмаган оешмалар саны — 6 мәртәбә, ә хезмәтләр алучылар саны 3 тапкыр арткан һәм ел саен 100 меңнән артык кеше тәшкил итә.
Коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм итү турында сөйләгәндә, ул федераль дәрәҗәдә Президент грантлары фонды аша 2021 елда бүленә торган акчалар суммасы 121 миллион сумнан артуын, быел коммерциягә карамаган оешмаларга грант ярдәменең гомум күләме 204 миллион сумнан артып китүен билгеләп үтте. Төбәк җитәкчесе әлеге юнәлеш­тәге уңышлы эшләре өчен социаль блокка рәхмәт белдерде.
Бүген халыкка мобилизацияләнгән ир-егетләр гаилә­ләренә ярдәм чаралары турында сөйләү мөһим, дип искәрт­те республика Башлыгы киңәшмәдә. Исегезгә төшерәбез: 11 октябрьдә ул эш урыннарын саклауның федераль гарантияләренә, кредитлар буенча ташламаларга, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү һәм башка социаль префе­ренцияләргә өстәмә рәвештә безнең яугирләрнең гаи­ләләренә ярдәм итүнең 30лап чарасы каралган күрсәтмәгә кул куйды. “Брифинглар үткәрегез, моны даими эшләгез һәм барлык мәгълүматны кешеләргә җиткерегез”, — дигән йөкләмә бирде Радий Хәбиров Хөкүмәтнең социаль блогына.
Башкортстан Башлыгы махсус хәрби операция чорында артистлар җәлеп итеп, зур бәйрәмнәр үткәрүне һәм моңа акча бүлүне тыйды. “Якын араларда концерт һәм күңел ачу чаралары турында онытуыгызны үтенәм, моны шәхсән үзем контрольдә тотачакмын. Алда — Яңа ел, без аны, һичшиксез, үткәрәчәкбез, гаиләләр дә, балаларыбыз да бәйрәм һәм бәхет хисен тоярга тиеш”, — диде Радий Хәбиров.
Ул, шулай ук, муниципалитет башлыкларына Яңа ел иллюминациясен яңартуны тыйды. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта барлык акчалар да икътисадны үстерүгә, социаль өлкәгә, мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлтелергә тиеш. Ул үз Хакимияте башлыгы Максим Забелинга республикадан мобилизацияләнгәннәрнең балаларына аерым игътибар бирергә кушты.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас