

"Туры линия"гә сорауны ике ысул белән бирергә мөмкин: "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә Башкортстан Башлыгы битләренә комментарий рәвешендә җибәрергә, яки видеомөрәҗәгать язарга һәм аны төбәк җитәкчесенең рәсми сайтында махсус бүлектә урнаштырырга. Үз сорауларыңны ничек дөрес җибәрү турында видеоинструкциядә белергә мөмкин.
"Туры линия" трансляциясен шулай ук Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битләрендә дә карарга мөмкин булачак.