+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 октябрь 2022, 07:56

Өлешчә мобилизация илебезнең битараф булмаган барлык гражданнарын берләштерде..."

Башкортстан Хөкүмәте премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов Интернет челтәрендә Башкортстан батальоннарына нинди ярдәм күрсәтелүе турында пост бастырды.

Өлешчә мобилизация илебезнең битараф булмаган барлык гражданнарын берләштерде..."Өлешчә мобилизация илебезнең битараф булмаган барлык гражданнарын берләштерде..."
Өлешчә мобилизация илебезнең битараф булмаган барлык гражданнарын берләштерде..."
"Өлешчә мобилизация илебезнең битараф булмаган барлык гражданнарын берләштерде. Кемдер, кулларына корал тотып, Ватанны якларга китә, кемдер тылда кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә.

«Хәрби туганлык» оешмасының республика бүлеге дә читтә калмады. Шушы көннәрдә егетләребезнең хәрби күнекмәләрне камилләштерү урыннарының берсе булган Пензага Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Шәүкәт Хәбетдинов гуманитар йөк алып килгән.

Гуманитар йөкне озатуда «Хәрби туганлык»ның Уфа районы бүлеге җитәкчесе Владимир Маломожнов та ярдәм күрсәткән. Шәүкәт Хәбетдинов үзе Уфа районы Авдон авылында әлеге оешманың беренчел бүлеге рәисе булып тора. Гуманитар йөк җыюда битараф булмаган барлык Авдон халкы да актив катнашкан. Барлыгы 4 тоннадан артык әйбер җыелган.

Шушы көннәрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон сугышчылары өчен адреслы гумконвой җибәрелде. Шундый ук йөк Александр Доставалов исемендәге батальон сугышчыларына да озатылачак", - дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас